Казанда яшибез. Еш кына туган якларга автобус белән кайтып йөрибез. Тик соңгы арада пассажир ташучы оешмалар башны бутый башлады. Автобус йә Казанның бер почмагыннан, йә икенче җиреннән китә. Тегендә-монда чабып йөри торгач, кайта алмыйча калабыз. Буа белән Казан арасында йөрүче автобусларның төгәл генә китү урыны юкмы икән?
Ләйсән Сафиуллина. Казан
Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Гыйззәтов:
– Халыкка пассажир хезмәте күрсәтә торган автотранспорт оешмасы белән элемтәгә кердем. Казан – Буа автобусы «Северный» вокзалы, ягъни Воровский урамыннан кузгала. Ә инде башка җирдән халык җыючылар – йә таксистлар, йә акча эшләп алырга теләүчеләр.