Алмадан желе, кетчуп, компот ясау ЫСУЛЫ

«Тере алма» кайнатмасы

Алмаларны юып, кабыгын әрчеп, турап, банкаларга тутырасы. Өстенә шикәр комы сибеп, капкачны ябып, банканы яхшылап селкетәсе. Өч көнгә салкынча урынга куясы (суыткычка түгел!). Шуннан соң банка эчендәге массаны башка савытка бушатып, 8 – 10 минут дәвамында кайнатасы. Стерильләштерелгән банкаларга тутырасы. 3 кг алмага 2 стакан шикәр комы кирәк була. Алмаларыгыз бик баллы икән, шикәрне кимрәк кушасы.

Алма кагы һәм желе

Алманы чистартабыз, төшен алабыз. 10 литрлы кәстрүлгә 2 литр су салабыз, шул савыт тулып ташыганчы алма пешерәбез. Аннан соң пешкән алманы төнгегә дуршлагка салып калдырабыз. Агып чыккан соктан 1 литр сокка 1,5 кг шикәр комы исәбеннән алма желесы кайнатырга була. Ә алманы сөзгеч аша чыгарып, духовкага киптерергә куябыз.

Алмалы кетчуп

Кирәк: 2 кг помидор, 200 гр суган, 250 гр алма, 80 мл аш серкәсе, 0,25 чәй кашыгы канәфер, 200 гр шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы дарчин, 2 чәй кашыгы борыч.

Әзерләү тәртибе: помидорны юабыз, сок чыгару җайланмасыннан чыгарабыз. Суганны чистартабыз, 4 өлешкә бүләбез. Алмаларны да шулай ук. Иттарткычтан икесен дә бергә чыгарабыз. Ул булмаса, блендер ярдәмендә ботка хәленә җиткәнче изәргә кирәк. Тирән кәстрүлгә әзер массаларны салабыз, утка куябыз, болгатабыз. Кайнап чыгуга тоз, шикәр комы, аш серкәсе, канәфер, борыч, дарчин өстибез. Чили борычы кушсагыз да була. Барысын да яхшылап болгатабыз. Масса куе булырга тиеш. Якынча 2 сәгать кайный. Әзер кетчупны стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.

Алма компоты

Банканың өчтән бер өлешенә яртылаш яисә кисәкләп туралган алмаларны салырга, 5 – 8 минутка өстенә кайнар су коярга. Шушы суны яңадан кәстрүлгә бушатып, шикәр комы өстәргә, кайнатып чыгарырга, банкаларга салып, ябарга.


Фикер өстәү