«Что делаете лежите?»

Бу язмама, бәлки, «Тел күрке – сүз» дигән исем куярга кирәк булгандыр. Бит кешенең фикер сөрешен, уйлау сәләтен, рухи дөньясын, хәтта характерын да урынлы һәм матур итеп әйтелгән сүз ача да бирә. Камил сөйләү тел күрке булмый, нәрсә булсын инде ул?!

Беркөнне дустым, фикердәшем Рөстәм Гомәровка шалтыраттым. Гадәттәгечә: «Здравия желаю, иптәш полковник!» – дип сүз башладым да: «Нишләп ятасыз?» – дип өстәдем.

– Ятмыйбыз, эшлибез, – ди бу. Беравык дәшми торды да: «Менә ишегалдын рәткә китереп ятабыз әле», – дип көлеп җибәрде. Без аның белән еш кына сүз уйнатырга, тел чарларга яратабыз. Рөстәм – тел гыйлеменнән ерак кеше, сугышчан офицер, запастагы полковник. Шактый гомере урыс арасында узса да, татарчасы бик камил, һәр сүзнең мәгънә төсмерләрен тиз тотып ала.

Аның белән бераз көлештек тә, шуннан соң кинәт кенә: «Нишләп ятасыз?» дигән сүзне урысчага тәрҗемә ит әле!» – дип куйды. Ике дә уйламадым: «Что делаете лежите?» – дидем. Бер телдән икенчесенә тәрҗемә иткәндә бөтенләй башка мәгънә белдерүче җөмләләр, сүзтезмәләр бөтен телләрдә дә бар инде ул. Әмма Рөстәм дус: «Менә күрдеңме, тәрҗемә итеп тә булмый. Нинди бай безнең татар теле!» – дип куйды. Шуннан соң без беребездән-беребез уздырып «ята» сүзе кергән җөмләләрне саный башладык: кем күбрәк мисал китерә ала! «Килеп ятам», «язып ятам», «яшәп ятам», «ачу китереп ятасың шунда», «бакчада бәрәңге алып ятабыз»… кебекләрнең берсе дә калмады бугай.

Сизеп торам: безгә укучы да кушылып, исемлек шактый озынга сузылыр әле. Рөстәм белән без исә тел байлыгы, дөрес сөйләм теле турында сүз куерта башладык. Иптәш полковникның газета, радио, телевидение журналистларына дәгъвалары шактый иде. Мәсәлән, кайбер даруларны рекламалаган «имеются противопоказания»не татарчалап «каршы күрсәткечләре булырга мөмкин» дип әйтүләре шаккатыра иде аны. «Противопоказание»не «тискәре йогынтысы» дип әйтеп булмый микәнни?» – ди Рөстәм.

Үзем дә аптырыйм инде, иптәш полковник. Кайвакыт радионы, телевизорны сүндереп куясы килеп китә. Менә һава торышы турында мәгълүмат бирәләр. Алып баручы: «Казанда егерме градусы җылы», – ди. Эфирга чыгасың икән, син дөрес сөйләм кагыйдәләрен белергә тиештер бит инде. Кайбер алып баручыларның «ассимиляция» дигән сүзне ишеткәннәре дә юк, ахрысы.

Мин «ликбез» үткәрергә җыенмыйм, әмма кайбер тартык авазлар бер-бер артлы килгәндә аларның бергә кушылу, бер яңгырашта булу мөмкинлеген мәктәп баласы да белә. «Градусы җылы дигәндә дә «с» авазы үз көчен югалта. «Тел сагында торырга тиешле кешеләр нәрсә уйлап ята икән соң?» – ди Рөстәм. Уйламыйчарак ята шул алар, дустым.

Синең туган телне яратуны олы мәхәббәткә тиңләвең бик ошый миңа. Юкса «туган телне яратырга кирәк» диюләр асыл мәгънәсен югалткан буш сүзләргә әйләнеп бара кебек. Ул яратмыйча өйләнү яки яратмыйча кияүгә чыгу кебек кабул ителә. Үзең әйтмешли: «Көчләп яраттырып булмый, телгә, милләткә мәхәббәт хисе күңелнең иң түрендә булырга тиеш».

Рөстәмнең бу сүзләрне чын ихластан әйтүен беләм. Бүгенге көндә ул Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укыта. Дәрес планында булмаса да, үз шәкертләренә татар тарихы, күренекле шәхесләребез турында күпмедер дәрәҗәдә мәгълүмат бирү җаен таба. Бу инде кемгәдер ияреп йә ошарга тырышып телгә салынып яту түгел, ә чын мәгънәсендә милли тәрбия бирү.

Шуңа күрә Рөстәм Гомәровның милләт, тел язмышы өчен җаваплы кайбер иптәшләрнең җавапсызлыгы турында авыз тутырып сөйләргә хакы бар дип уйлыйм. Аның әйткәннәрен кайчак үземнең бакчага таш ату дип тә бәялим һәм: «Мин үзем нишләп ятам соң әле?» – дип уйлап куям. Тел төбемне аңлагансыздыр, шәт.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү