Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда куркынычсызлык каешын эләктермәгән машина йөртүченең гомере өзелгән

Менделеевск районында чит ил машинасы трассадан юл читенә төшкән һәм салондагы 27 яшьлек пассажир зыян күргән, ә 30 яшьлек машина йөртүче һәлак булган.

Әлеге фаҗига кичә иртәнге якта Кураково авылы янында килеп чыккан. «Опель Астра» трассадан юл кырыена төшкән. Машинадагы ике кеше дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.


Exit mobile version