Менделеевск районында чит ил машинасы трассадан юл читенә төшкән һәм салондагы 27 яшьлек пассажир зыян күргән, ә 30 яшьлек машина йөртүче һәлак булган.
Әлеге фаҗига кичә иртәнге якта Кураково авылы янында килеп чыккан. «Опель Астра» трассадан юл кырыена төшкән. Машинадагы ике кеше дә куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.