Site icon Ватаным Татарстан

Малайлар кызларга караганда күбрәк туган

 Әлки районы  ЗАГС бүлегенең быелгы сигез ай йомгакларына караганда, районда малайлар кызларга караганда ике тапкыр күбрәк туган.

Ел башыннан бирле ЗАГС бүлегендә  барлыгы 75 бәби:  51 ир бала, 24 кыз бала теркәлгән. 21 нарасый гаиләдә беренче бала булып туган. Икенче һәм өченче булып дөньяга килгән бәбиләр саны бертигез – 23әр. Җиде гаилә дүртенче бала туу шатлыгын кичергән. Ә бер гаиләдә бишенче бала дөньяга аваз салган. Август аенда ЗАГС бүлегендә җиде нарасый (5 малай, 2 кыз), 10 гаилә теркәлгән. Ә ел башыннан бирле 40 пар никахлашкан.


Exit mobile version