Site icon Ватаным Татарстан

Казанда «Cпартак» җанатарын тоткарлаганнар

Полиция хезмәткәрләре Казан барларының берсендә «Спартак» җанатарын тоткарлаган. Бу хакта  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Берничә исерек егет, бар ишеге төбендә шаулаша-шаулаша, үтеп баручыларга бәйләнгәннәр. «Япеев» оешма директоры полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Полицейскийлар шунда ук кафега килгәннәр. Алар тәртип бозучыны тоткарлаганнар. Ул — Татарстан башкаласына «Рубин» — «Спартак» футбол матчына килгән Мәскәү өлкәсенең 28 яшьлек яшәүчесе.

Җанатарны полиция бүлегенә китергәннәр, аңа административ беркетмә төзеделәр.


Exit mobile version