Полиция хезмәткәрләре Казан барларының берсендә «Спартак» җанатарын тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Берничә исерек егет, бар ишеге төбендә шаулаша-шаулаша, үтеп баручыларга бәйләнгәннәр. «Япеев» оешма директоры полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Полицейскийлар шунда ук кафега килгәннәр. Алар тәртип бозучыны тоткарлаганнар. Ул — Татарстан башкаласына «Рубин» — «Спартак» футбол матчына килгән Мәскәү өлкәсенең 28 яшьлек яшәүчесе.
Җанатарны полиция бүлегенә китергәннәр, аңа административ беркетмә төзеделәр.