Татарстанның «Ел укытучысы» билгеле

Казанда бүген «Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсларының региональ этабына нәтиҗә ясала. Бөтенроссия бәйгесендә республика данын рус теле укытучысы Светлана Байкиева яклаячак.

Светлана Байкиева Мамадыш шәһәренең 1 нче мәктәбе укытучысы. Татар кызы. Педагогик стажы 20 ел.

«Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен Татарстан Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин котлады.

Светлана Байкиева конкурс финалының яңа мәгариф министрының беренче эш көнендә туры килүен билгеләп үтте. «Министр булып мәгариф кешесе килүе сөенеч», — диде ул.

«Безнең эш нәтиҗәләре тиз генә күренми, әмма без аны күрәчәкбез. Бу бәйдә без көрәшмәдек, без бары тик тәҗрибә генә уртаклаштык», — диде ул сәхнәдән.

Светлана Байкиева журналистлар белән аралашканда үз нәселенең укытучылык династиясе 365 ел булуын билгеләп үтте.

 


Фикер өстәү