Site icon Ватаным Татарстан

Шимбә көнне Казанда 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрлиячәк

Шәһәрнең барлык районнарында иртәнге 6дан 14.00 сәгатькәчә 15 сәүдә мәйданчыгы эшлиячәк.

26 сентябрь көнне Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Шулай итеп, шәһәрнең барлык районнарында иртәнге 6дан 14.00 сәгатькәчә түбәндәге адреслар буенча 15 сәүдә мәйданчыгы гөрлиячәк:

Авиатөзелеш районы

Вахитов районы

Киров районы

Мәскәү районы

Яңа Савин районы

Идел буе районы

Совет районы

Шулай ук “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләрнең соравы буенча Осиново бистәсендә “Радужный” сәүдә үзәге парковкасында да ярминкә оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез: республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре продукциясе ярминкәләре һәр шимбә саен 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 


Exit mobile version