Site icon Ватаным Татарстан

Коронавируслы сырхаулар өчен әзерләнгән урыннар 90 процентка тулган

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктырган сырхаулар өчен әзерләп куелган ятак урыннары 90 процентка диярлек тулган.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев “Пандемия 2020: авырлыклары, чишелешләре, аянычлы нәтиҗәләре” дигән темага үткәрелгән онлайн-конференциядә шулай дип белдергән, дип хәбәр итә “Комсомольская Правда”.  Шул ук вакытта, министр урынбасары әйтүенчә, коронавирус йоктыру аркасында хастаханәгә эләккән сырхауларның 20 проценты – җиңелчә генә авыручылар. “Асылда өйдә ятып дәваланырга тиешле сырхаулар бу. Ягъни, бик кирәк булса, ятак урыннарын 20 процентка бушатырга мөмкин”, – дигән ул.

Кичә – 13 октябрьдә, илдә чирләүчеләр санының пандемия башланганнан бирле рекордлы санда җиткән (13 868 очрак теркәлгән). Гомумән алганда, Россиядә ковид-19 йоктыручылар саны 1 326 178 кешегә җиткән инде. “Роспотребнадзор” Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов әйтүенчә, илдә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны үсү әле тагын 20 көн чамасы – ноябрьнең беренче декадасына кадәр дәвам итәргә мөмкин.


Exit mobile version