Site icon Ватаным Татарстан

Шәһәр халкын һәр шимбәне авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәгә чакыра: быел шәһәр халкы анда 493,3 тонна ит, 118,1 тонна сөт һәм 4,5 миллион йомырка сатып алган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә – 31 октябрь көнне (иртәнге 6дан башлана) Казанда, Түбән Кама, Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексы) узачак ярминкәләргә чакыра.  Шулай итеп шәһәр халкына ярминкәдә арзанлырак бәядән ит, колбаса, сөт, атланмай, йомырка, яшелчә, бал, шикәр комы, он һәм Татарстан районнарыннан китерелгән башка төрле фермер продукциясен сатып алу мөмкинлеге тудырыла.

Көзге ярминкәләрнең 12 сентябрьдә башланып, Яңа елга кадәр һәр атна саен үткәрелә. Төрле урыннарда продукция ассортименты – төрлечә: ул нәкъ менә теге яки бу ярминкә мәйданчыгы тирәсендә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып булдырыла.

Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында үткәрелгән 7 ярминкә йомгаклары буенча барлыгы 503,4 миллион сумлык продукция китереп сатылган инде. Шәһәр халкы чагыштырмача арзан бәядән 493,3 тонна ит, 118,1 тонна сөт, 4,5 миллион данә тавык йомыркасы, 228,3 тонна он һәм 328,7 тонна шикәр комы сатып алган.

Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча уздырыла: 

Казан

Яшел Үзән районы

Чаллы

Түбән Кама

Министрлык җитәкчелеге шимбә көнне, гадәттәгечә, Казандагы ярминкә мәйданчыкларын карап йөриячәк.

 


Exit mobile version