Site icon Ватаным Татарстан

«ВТ»да язма чыкканнан соң, Маһинур әбинең өенә газ тоташтырдылар

Җомга иртәсе күңелле хәбәрдән башланды. “ВТ” битләрендә язмышы бәян ителгән Маһинур Вильдановага газ тоташтырдылар. Ул йон итекләрен, бияләрен салганга сөенеп бетә алмый.

– Батареядан кулымны алмыйм. Шулкадәр рәхәт. Җылыга тиендем. Рәхмәтемне нинди сүзләре белән җиткерергә икән, белмим дә. Мин сезне кунакка көтәм”, – диде ул.
Газетага язма чыкканнан соң ярдәм итәргә теләүчеләр, үзләренә яшәргә чакыручылар, күчтәнәчләр китерүчеләр булды. “ВТ” хәбәрчесе дә әбине онытмады. Көн саен җылы ризыктан өзмәде.
Гөлгенә ШИҺАПОВА


Exit mobile version