Коткаручылар бозга керүнең куркыныч булуы турында кисәтә

Казанда 4 профилактик төркем оештырылды, алар боз кату чорында Казансу елгасында иминлекне күзәтәчәк. Коткаручылар халыкны бозга чыгудан тыелырга чакыра. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган өч тәүлек эчендә профилактик рейдлар уздырганда йөздән артык белешмә таратылган, 5 күрсәтмә чыгарылган. Халыкка мәгълүмат җиткерү дәвам итәчәк.

Хәзерге вакытта Казанкада боз калынлыгы 6 см тәшкил итә.

Бозның куркынычсыз калынлыгы бер кеше өчен кимендә 7 см, шугалак төзү өчен 12 см һәм аннан да күбрәк, җәяүле кичү өчен 15 см һәм аннан да артыграк, автомобильләр йөрү өчен 30 см булырга тиеш, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү