Site icon Ватаным Татарстан

Назлы сагыш: «Ике куллы булып калуыма мин аларга бурычлы»

Арча педагогия училищесында бер чорда укыган сабакташым Хәлил Гайнетдинов әнисе Гөлсинә апаның тууына 90 ел уңаеннан иҗади кичә, бәйге үткәреп, истәлекләр туплап, китап чыгарырга ниятли. Ул «Назлы сагыш» дип аталачак икән. Бу хәбәрне ишеткәч, без, аның төрле чорда белем алган шәкертләре, дәррәү урыныбыздан кузгалгандай булдык. Чөнки Гөлсинә апа – гомеренең иң күп өлешен шушы уку йортында татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган мөгаллим. Ул укытучылар гына тәрбияләп калмады, киләчәктә күренек­ле шагыйрьләр, язучылар, журналистлар булачак балаларның талантына үсәргә дә ярдәм итте.

Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Арчага килеп эләгүем үземнең дә язмышымны хәл итте дисәм, ялгыш түгелдер, мөгаен. Бер караганда, педучилище булгач, укытучы чыгарга тиеш иде миннән. Дүрт ел буена шушы һөнәргә өйрәттеләр бит. Юлыма Гөлсинә апа очрамаса, бәлки, шулай булыр иде дә…

Йөзеннән елмаю китмәс, нинди генә вазгыятькә юлыксак та, гел ярдәм кулы сузарга әзер торыр иде ул. Туган-үскән җирләреннән аерылып, чит җирләргә юл алган балалар өчен чын әни инде. Бәбкәләр канат астына елышкан кебек, без дә аңа гел якынрак булыр­га тырыштык. Кайчагында арттырып та җибәргәнбездер әле. Аларның йортлары безнең тулай торак янәшәсендә генә иде. Ял көннәрендә берәр җиргә китмәсәк, гел шуннан әйләнеп чыгасы килә. Яз-җәй-көз көннәрендә чәчәккә күмелгән бакчалары үзе бер гаҗәп дөнья булса, өй эченә керсәң, тәмле аш-су исләре борынны кытыклый. Гөлсинә апа белән Шәйхенур абый капка ачып кергән кешене чәй эчермичә чыгармыйлар иде. Ни йомыш белән килдең, дип сораганнары да булмады. Хәер, пәрәмәч ашарга килдем, дип әйтеп тә булмас иде инде. Ерак районнардан, бигрәк тә Гөлсинә апаның туган җире Сарманнан килгәннәр еш кунак иде аларда.

Сүзебезне һөнәр турында башлаган идек бит әле. Без укыган елларда педучилищеда кулына азрак каләм тоткан кешенең иҗат дөнья­сына кереп чумуы гадәти хәл иде. Шулай булмый ни! Бөтен мөмкинлекләр бар бит. Гөлсинә апа «Тукай якташлары» дип аталган әдәбият түгәрәге алып бара. И, көтеп ала идек без аны. Атна эчендә язган шигырьләргә, хикәяләргә анализ ясаган булабыз. Уңышлы дигәннәре шунда ук район газетасына тапшырыла. Анда язмаларыбыз тагын бер кат иләк аша сөзелә. Редакциядә җыелышабыз. Саллы гына тәнкыйть сүзләре ишетсәк тә, канатланып иҗат итәбез. Гөлсинә апа шикләнергә дә ирек бирми, күңелне үсендереп кенә тора. Ул да булмый, педучилище диварын тутырып, «Әдәби сүз» газетасы пәйда була. Яныннан халык өзелми. Студентлар гына түгел, укытучылар да тукталып укый. Җитмәсә, очраганда «бик ошады», «әйбәт язгансың» кебек сүзләр дә әйтеп китәләр. Без сер бирмәгән кыяфәт белән читтән генә күзәткән булабыз. Шигырьләр язгаласам да, үзем күбрәк журналистикага тартылдым. Гөлсинә апа бу юнәлешне дә игътибар үзәгеннән читтә калдырмый, тиешле бәясен бирә. Уку йортына атна саен диярлек язучылар, шагыйрьләр, журналистлар килә. Бәхәсләшә-бәхәсләшә очрашулар үткәрәбез. Ул гына да түгел, университетта, педагогия институтында татар журналистикасы, татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә укучы студентлар кунак була үзебездә. Кайчагында тулай торакта төн кунып та китәләр. Таң атканчы сөйләшеп чыккан чаклар да булды. Мондый вакытларда кызыксынуыбыз соңгы чиккә җитә. Инде үзебезне студент эскәмиясендә утырган кебек хис итәбез…

Шул хәлләрне искә төшереп, педучилищеның элеккеге директоры Илдус абый Сәгъдиев белән дә сөйләшеп алдык. «Гөлсинә Рәхмәтулловна белән Шәйхенур Мөхәммәтдинович Сарман районыннан килделәр. Чыннан да, Гөлсинә апагыз килгәч, педучилищеда әдәби тормыш бөтенләй башка төсмер алды. Ярларыннан чыгарга теләгән дулкын кебек килеп керде ул. Түгәрәкләр оештырды, стена газеталары чыгарып, һәр баланы иҗат дөньясына тартып кертергә тырышты, очрашулар үткәрде. Ул чорда безгә аяк басмаган язучы да, шагыйрь дә калмагандыр, мөгаен.

Гөлсинә апаның тавышын күтәреп сөйләшкәнен мин хәтерләмим. Зарланганын да белмим. Дөнья булгач, авырлыклар булмый калмагандыр, әлбәттә. Әмма ул шөкер итеп яшәгәндер. Безне дә шуңа өйрәткән. Хәер, ул вакытта укытучыларыбызның тормышындагы нечкәлекләрне белеп тә бетермәгәнбез инде.

…Дәһшәтле сугыш елларында Гөлсинә апага, әтисе Рәхмәтулла белән әнисе Мәйсәрәнең өлкән кызы буларак, өч энесен карау, өй эшләрен башкару йөкләнә. Кыз ашарга пешерә, кер юа, өй җыештыра, ишегалдында мал карый. Әтисе фронтта, әнисе көннәр буе эштә. Шулай булса да, мәктәптә гел «5ле» билгеләренә генә укырга да өлгерә кыз. Дус кызы Диләрә Зөбәерова белән Алабуга педагогия училищесына барырга ниятлиләр. Сугыштан исән-имин кайткан әтисе дә, башкалар да бик сөенә кызның бу теләгенә. Кызлар, өч ел укып, башлангыч сыйныф укытучысы дигән белгечлек алалар. Шунда Бондюг (хәзерге Менделеевск) районындагы Песәй авылыннан укырга килгән Шәйхенур исемле егет белән мәхәббәт хисләре дә бөреләнә. Сугыштан соңгы елларда Алабугада ике еллык Укытучылар институты була. Педучилищены тәмамлауга Гөлсинә шул уку йортының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Әмма кызга бу белем генә җитеп бетми кебек тоела. Казан дәүләт педагогия институтында да укуын дәвам итә. Педучилищены тәмамлагач та, Казан педагогия институтына китеп барган сөйгән яры белән юллары аерылмый. Алар башта Сарман, Арча мәктәп­ләрендә тәҗрибә туплыйлар. 1971 елны бергәләп Арча педагогия училищесында укыта башлыйлар. Шәйхенур абый булачак укытучыларны педагогика һәм психология фәннәре нигезләренә төшендерә.

Гөлсинә апа энекәше Рифнең кинәт кенә үлемен бик авыр кичерә. Ни әйтсәң дә, үзе тәрбияләп үстергән бала бит. Шуннан соң озак та үтми үзе дә бакыйлыкка күчә. Хәләл

җефетенең вафатыннан соң Шәйхенур абый «Безнең гаилә» дип аталган кулъязма китап төзегән. Анда аларның балачаклары да, бер-берсенә гашыйк булып йөргән үсмер вакытлары да, инде кавышып, Газинур, Хәлил, Җәлил исемле өч баһадир егет үстереп, аларны зур тормышка аяк бастырып, оныклар белән назланган чорлары да сурәтләнгән. Гөлсинә апа тәрбияләгән, бүген ил-көн күзендә булган Сания Әхмәтҗанова, Рифә Рахман, Алсу Гайфуллина, Суфия Абдуллина, Тәлгат Гомәров кебек шәхесләр дә үз сүзләрен әйткән. Әмма әйтелмәгән сүзләр шундый күп әле…

Сабакташлар белән дә шул хакта гәпләшеп, истәлекләр уртаклаштык

Фәридә Хәкимуллина:

– Бервакыт шулай Гөлсинә апа район китапханәсендә Гариф Ахуновның «Чикләвек төше» әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрде. Шунда нәтиҗә ясап: «Киләчәктә каршылыкларга бирешмичә, чикләвек кебек каты, чыдам булыгыз, чикләвекнең кабыгы төшен әнә ничек саклый», – дигән иде ул безгә.

Ренат Садыйков:

– 1974 елның сентябрь ае. «Октябрь» колхозында бәрәңге алабыз. Кызлар бәрәңге чүпли, без Рифат белән – йөк төяүчеләр. Соңгы рейсны илтәбез дигән шатлыктан, машина арбасындагы бәрәңге капчыклары өстендә тирбәлә-тирбәлә, Наласага юл тоттык. Авылга җитәрәк 300–400 метр кала, текә борылышта машина кинәт авыша башлады. Шуннан соң бернәрсә дә хәтерләмим. Машина капланып, капчыклар астында калганбыз. Аңга килгәндә, палатада ята идем. Күп кан югалтканмын. Уң кулның кан тамыры өзелгән, сул як кулбаш сөяге сынган. Миңа тиз арада сирәк очрый торган 1 нче группа тискәре резустагы донор каны кирәк булган. Гөлсинә апа белән Шәйхенур абый, педучилищеда студентларны табып, миңа кан күчергәннәр. Табиблар алдында уң кулны терсәктән югарырак кисү зарурлыгы туган. Шулвакыт Шәйхенур абый табибларга каршы төшкән. «Сугыш вакытында әллә нинди кулларны да алып калганнар, кистертмим, җаваплылыкны үз өстемә алам», – дигән ул. Шуннан соң Казаннан килгән табиблар бу сүзләрнең дөрес булуын раслаганнар. Ике кул да эшкә ярамагач, торып йөрерлек тә булмагач, 12 көн буена педучилище егетләре 4әр сәгать дежур тордылар. Бу ярдәмне дә Гөлсинә апа белән Шәйхенур абый оештыр­ды. Ике куллы булып калуыма мин аларга бурычлы. Рәхмәтем дога булып ирешсен иде.

Рәсимә Салихова:

– Мин Арчага Сарман районының Янурыс авылыннан килдем. Бәхетемә, сыйныф җитәкчебез Гөлсинә апа туры килде. Фатирга да Шәйхенур абый белән бергәләп урнаштырдылар. Авылны, әти-әнине сагынып, елый-елый укуны башлап җибәрдек. Көтмәгәндә, 12 сентябрь көнне кайгылы хәбәр килде – әтием үлгән. Бөтенләйгә кайтып китәргә җыендым. Шунда Гөлсинә апа белән Шәйхенур абый: «Әтиең синең укып чыгып кеше булуыңны теләде бит, аның теләген җиргә салып таптарга ярамый», – дип үгетләмәсәләр, белмим ни булып бетәр иде?!

Мәдинә Таҗиева:

– 3 нче курста укыганда иде бугай. Рус әдәбияты дәресендә укытучыбыз Зинаида Корнейчук, сочинение язабыз, дип игълан итте. Мин бөтен класска: «Язмыйбыз, темасын кичә әйтеп җибәрсен иде», – дип пышылдадым. Башкалар ишеткәнне укытучы апа да ишеткәндер инде. Бу хакта сыйныф җитәкчесенә әйткән. Гөлсинә апа тәнәфестә керде дә: «И, Мәдинә, мин синнән моны көтмәгән идем. Бик оялдым синең өчен. Зинаида Игнатьевнадан, зинһар өчен, гафу үтен», – диде. Дәресләр беткәнче укытучымның артыннан ияреп йөрдем. Кич җиткәч кенә, ниһаять, йөрәгем җитеп, гафу үтенә алдым. Хәзер шаккатам. Гөлсинә апа ничек җайлы гына хәл иткән бу проблеманы. Әрләмәде, үпкәләмәде, тавышын күтәрмәде. Кирәк бит шулай булдырырга. Соңрак рус теле һәм әдәбияты – яраткан фәнемә, Зинаида Игнатьевна яраткан укытучыма әйләнде. Гомерем буена мәктәптә Гөлсинә ападан үрнәк алып укытырга тырыштым.

Фәния Әхмәтҗанова


Exit mobile version