Назлы сагыш: «Ике куллы булып калуыма мин аларга бурычлы»

Арча педагогия училищесында бер чорда укыган сабакташым Хәлил Гайнетдинов әнисе Гөлсинә апаның тууына 90 ел уңаеннан иҗади кичә, бәйге үткәреп, истәлекләр туплап, китап чыгарырга ниятли. Ул «Назлы сагыш» дип аталачак икән. Бу хәбәрне ишеткәч, без, аның төрле чорда белем алган шәкертләре, дәррәү урыныбыздан кузгалгандай булдык. Чөнки Гөлсинә апа – гомеренең иң күп өлешен шушы уку йортында татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган мөгаллим. Ул укытучылар гына тәрбияләп калмады, киләчәктә күренек­ле шагыйрьләр, язучылар, журналистлар булачак балаларның талантына үсәргә дә ярдәм итте.

Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Арчага килеп эләгүем үземнең дә язмышымны хәл итте дисәм, ялгыш түгелдер, мөгаен. Бер караганда, педучилище булгач, укытучы чыгарга тиеш иде миннән. Дүрт ел буена шушы һөнәргә өйрәттеләр бит. Юлыма Гөлсинә апа очрамаса, бәлки, шулай булыр иде дә…

Йөзеннән елмаю китмәс, нинди генә вазгыятькә юлыксак та, гел ярдәм кулы сузарга әзер торыр иде ул. Туган-үскән җирләреннән аерылып, чит җирләргә юл алган балалар өчен чын әни инде. Бәбкәләр канат астына елышкан кебек, без дә аңа гел якынрак булыр­га тырыштык. Кайчагында арттырып та җибәргәнбездер әле. Аларның йортлары безнең тулай торак янәшәсендә генә иде. Ял көннәрендә берәр җиргә китмәсәк, гел шуннан әйләнеп чыгасы килә. Яз-җәй-көз көннәрендә чәчәккә күмелгән бакчалары үзе бер гаҗәп дөнья булса, өй эченә керсәң, тәмле аш-су исләре борынны кытыклый. Гөлсинә апа белән Шәйхенур абый капка ачып кергән кешене чәй эчермичә чыгармыйлар иде. Ни йомыш белән килдең, дип сораганнары да булмады. Хәер, пәрәмәч ашарга килдем, дип әйтеп тә булмас иде инде. Ерак районнардан, бигрәк тә Гөлсинә апаның туган җире Сарманнан килгәннәр еш кунак иде аларда.

Сүзебезне һөнәр турында башлаган идек бит әле. Без укыган елларда педучилищеда кулына азрак каләм тоткан кешенең иҗат дөнья­сына кереп чумуы гадәти хәл иде. Шулай булмый ни! Бөтен мөмкинлекләр бар бит. Гөлсинә апа «Тукай якташлары» дип аталган әдәбият түгәрәге алып бара. И, көтеп ала идек без аны. Атна эчендә язган шигырьләргә, хикәяләргә анализ ясаган булабыз. Уңышлы дигәннәре шунда ук район газетасына тапшырыла. Анда язмаларыбыз тагын бер кат иләк аша сөзелә. Редакциядә җыелышабыз. Саллы гына тәнкыйть сүзләре ишетсәк тә, канатланып иҗат итәбез. Гөлсинә апа шикләнергә дә ирек бирми, күңелне үсендереп кенә тора. Ул да булмый, педучилище диварын тутырып, «Әдәби сүз» газетасы пәйда була. Яныннан халык өзелми. Студентлар гына түгел, укытучылар да тукталып укый. Җитмәсә, очраганда «бик ошады», «әйбәт язгансың» кебек сүзләр дә әйтеп китәләр. Без сер бирмәгән кыяфәт белән читтән генә күзәткән булабыз. Шигырьләр язгаласам да, үзем күбрәк журналистикага тартылдым. Гөлсинә апа бу юнәлешне дә игътибар үзәгеннән читтә калдырмый, тиешле бәясен бирә. Уку йортына атна саен диярлек язучылар, шагыйрьләр, журналистлар килә. Бәхәсләшә-бәхәсләшә очрашулар үткәрәбез. Ул гына да түгел, университетта, педагогия институтында татар журналистикасы, татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә укучы студентлар кунак була үзебездә. Кайчагында тулай торакта төн кунып та китәләр. Таң атканчы сөйләшеп чыккан чаклар да булды. Мондый вакытларда кызыксынуыбыз соңгы чиккә җитә. Инде үзебезне студент эскәмиясендә утырган кебек хис итәбез…

Шул хәлләрне искә төшереп, педучилищеның элеккеге директоры Илдус абый Сәгъдиев белән дә сөйләшеп алдык. «Гөлсинә Рәхмәтулловна белән Шәйхенур Мөхәммәтдинович Сарман районыннан килделәр. Чыннан да, Гөлсинә апагыз килгәч, педучилищеда әдәби тормыш бөтенләй башка төсмер алды. Ярларыннан чыгарга теләгән дулкын кебек килеп керде ул. Түгәрәкләр оештырды, стена газеталары чыгарып, һәр баланы иҗат дөньясына тартып кертергә тырышты, очрашулар үткәрде. Ул чорда безгә аяк басмаган язучы да, шагыйрь дә калмагандыр, мөгаен.

Гөлсинә апаның тавышын күтәреп сөйләшкәнен мин хәтерләмим. Зарланганын да белмим. Дөнья булгач, авырлыклар булмый калмагандыр, әлбәттә. Әмма ул шөкер итеп яшәгәндер. Безне дә шуңа өйрәткән. Хәер, ул вакытта укытучыларыбызның тормышындагы нечкәлекләрне белеп тә бетермәгәнбез инде.

…Дәһшәтле сугыш елларында Гөлсинә апага, әтисе Рәхмәтулла белән әнисе Мәйсәрәнең өлкән кызы буларак, өч энесен карау, өй эшләрен башкару йөкләнә. Кыз ашарга пешерә, кер юа, өй җыештыра, ишегалдында мал карый. Әтисе фронтта, әнисе көннәр буе эштә. Шулай булса да, мәктәптә гел «5ле» билгеләренә генә укырга да өлгерә кыз. Дус кызы Диләрә Зөбәерова белән Алабуга педагогия училищесына барырга ниятлиләр. Сугыштан исән-имин кайткан әтисе дә, башкалар да бик сөенә кызның бу теләгенә. Кызлар, өч ел укып, башлангыч сыйныф укытучысы дигән белгечлек алалар. Шунда Бондюг (хәзерге Менделеевск) районындагы Песәй авылыннан укырга килгән Шәйхенур исемле егет белән мәхәббәт хисләре дә бөреләнә. Сугыштан соңгы елларда Алабугада ике еллык Укытучылар институты була. Педучилищены тәмамлауга Гөлсинә шул уку йортының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Әмма кызга бу белем генә җитеп бетми кебек тоела. Казан дәүләт педагогия институтында да укуын дәвам итә. Педучилищены тәмамлагач та, Казан педагогия институтына китеп барган сөйгән яры белән юллары аерылмый. Алар башта Сарман, Арча мәктәп­ләрендә тәҗрибә туплыйлар. 1971 елны бергәләп Арча педагогия училищесында укыта башлыйлар. Шәйхенур абый булачак укытучыларны педагогика һәм психология фәннәре нигезләренә төшендерә.

Гөлсинә апа энекәше Рифнең кинәт кенә үлемен бик авыр кичерә. Ни әйтсәң дә, үзе тәрбияләп үстергән бала бит. Шуннан соң озак та үтми үзе дә бакыйлыкка күчә. Хәләл

җефетенең вафатыннан соң Шәйхенур абый «Безнең гаилә» дип аталган кулъязма китап төзегән. Анда аларның балачаклары да, бер-берсенә гашыйк булып йөргән үсмер вакытлары да, инде кавышып, Газинур, Хәлил, Җәлил исемле өч баһадир егет үстереп, аларны зур тормышка аяк бастырып, оныклар белән назланган чорлары да сурәтләнгән. Гөлсинә апа тәрбияләгән, бүген ил-көн күзендә булган Сания Әхмәтҗанова, Рифә Рахман, Алсу Гайфуллина, Суфия Абдуллина, Тәлгат Гомәров кебек шәхесләр дә үз сүзләрен әйткән. Әмма әйтелмәгән сүзләр шундый күп әле…

Сабакташлар белән дә шул хакта гәпләшеп, истәлекләр уртаклаштык

Фәридә Хәкимуллина:

– Бервакыт шулай Гөлсинә апа район китапханәсендә Гариф Ахуновның «Чикләвек төше» әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрде. Шунда нәтиҗә ясап: «Киләчәктә каршылыкларга бирешмичә, чикләвек кебек каты, чыдам булыгыз, чикләвекнең кабыгы төшен әнә ничек саклый», – дигән иде ул безгә.

Ренат Садыйков:

– 1974 елның сентябрь ае. «Октябрь» колхозында бәрәңге алабыз. Кызлар бәрәңге чүпли, без Рифат белән – йөк төяүчеләр. Соңгы рейсны илтәбез дигән шатлыктан, машина арбасындагы бәрәңге капчыклары өстендә тирбәлә-тирбәлә, Наласага юл тоттык. Авылга җитәрәк 300–400 метр кала, текә борылышта машина кинәт авыша башлады. Шуннан соң бернәрсә дә хәтерләмим. Машина капланып, капчыклар астында калганбыз. Аңга килгәндә, палатада ята идем. Күп кан югалтканмын. Уң кулның кан тамыры өзелгән, сул як кулбаш сөяге сынган. Миңа тиз арада сирәк очрый торган 1 нче группа тискәре резустагы донор каны кирәк булган. Гөлсинә апа белән Шәйхенур абый, педучилищеда студентларны табып, миңа кан күчергәннәр. Табиблар алдында уң кулны терсәктән югарырак кисү зарурлыгы туган. Шулвакыт Шәйхенур абый табибларга каршы төшкән. «Сугыш вакытында әллә нинди кулларны да алып калганнар, кистертмим, җаваплылыкны үз өстемә алам», – дигән ул. Шуннан соң Казаннан килгән табиблар бу сүзләрнең дөрес булуын раслаганнар. Ике кул да эшкә ярамагач, торып йөрерлек тә булмагач, 12 көн буена педучилище егетләре 4әр сәгать дежур тордылар. Бу ярдәмне дә Гөлсинә апа белән Шәйхенур абый оештыр­ды. Ике куллы булып калуыма мин аларга бурычлы. Рәхмәтем дога булып ирешсен иде.

Рәсимә Салихова:

– Мин Арчага Сарман районының Янурыс авылыннан килдем. Бәхетемә, сыйныф җитәкчебез Гөлсинә апа туры килде. Фатирга да Шәйхенур абый белән бергәләп урнаштырдылар. Авылны, әти-әнине сагынып, елый-елый укуны башлап җибәрдек. Көтмәгәндә, 12 сентябрь көнне кайгылы хәбәр килде – әтием үлгән. Бөтенләйгә кайтып китәргә җыендым. Шунда Гөлсинә апа белән Шәйхенур абый: «Әтиең синең укып чыгып кеше булуыңны теләде бит, аның теләген җиргә салып таптарга ярамый», – дип үгетләмәсәләр, белмим ни булып бетәр иде?!

Мәдинә Таҗиева:

– 3 нче курста укыганда иде бугай. Рус әдәбияты дәресендә укытучыбыз Зинаида Корнейчук, сочинение язабыз, дип игълан итте. Мин бөтен класска: «Язмыйбыз, темасын кичә әйтеп җибәрсен иде», – дип пышылдадым. Башкалар ишеткәнне укытучы апа да ишеткәндер инде. Бу хакта сыйныф җитәкчесенә әйткән. Гөлсинә апа тәнәфестә керде дә: «И, Мәдинә, мин синнән моны көтмәгән идем. Бик оялдым синең өчен. Зинаида Игнатьевнадан, зинһар өчен, гафу үтен», – диде. Дәресләр беткәнче укытучымның артыннан ияреп йөрдем. Кич җиткәч кенә, ниһаять, йөрәгем җитеп, гафу үтенә алдым. Хәзер шаккатам. Гөлсинә апа ничек җайлы гына хәл иткән бу проблеманы. Әрләмәде, үпкәләмәде, тавышын күтәрмәде. Кирәк бит шулай булдырырга. Соңрак рус теле һәм әдәбияты – яраткан фәнемә, Зинаида Игнатьевна яраткан укытучыма әйләнде. Гомерем буена мәктәптә Гөлсинә ападан үрнәк алып укытырга тырыштым.

Фәния Әхмәтҗанова


16 фикер

  1. Садыйков Ренат. Арча районы. Апаз авылы.:

    Фэния Кэбировна! Безнен яраткан укытучыбыз, торкем житэкчебез Голсинэ апанын олы юбилеена шундый укырга рэхэт мэкалэ бастыруыгыз очен бик зур рэхмэт. Безнен белэн бергэ укыган кызнын, сезнен республикабызнын ин олпат газетасында шундый жаваплы урында нэтижэле эшлэвегез белэн ихлас кунелдэн горурланам. Укытучыларыбызга рэхмэт. Без бит аларнын жимешлэре.

  2. Фэния Кабировна,сезнен мэкалэгез бик эчтэлекле.Рэхмэт,Голсинэ апабыз турында тулы информация биргэнсез,хэркайсыбызнын аларга булган чиксез хормэтен курсэтугэ ирешкэнсез.Сагынып искэ ала торган вакытлар бит ул.Безнен яшь,хыялый вакытлар,эГолсинэ апа белэн Шэйхенур абыйнын балалар устергэн узе мэшэкатьле, узе кунелле вакытлары булган.Фэния ,шул кабатланмас чорларга алып кайттын.Алдагы тормышында сэламэтлек,ижади унышлар телим. Фэридэ

  3. Фэния Кабировна,сезнен мэкалэгез бик эчтэлекле.Рэхмэт,Голсинэ апабыз турында тулы информация биргэнсез,хэркайсыбызнын аларга булган чиксез хормэтен курсэтугэ ирешкэнсез.Сагынып искэ ала торган вакытлар бит ул.Безнен яшь,хыялый вакытлар,эГолсинэ апа белэн Шэйхенур абыйнын балалар устергэн узе мэшэкатьле, узе кунелле вакытлары булган.Фэния ,шул кабатланмас чорларга алып кайттын.Алдагы тормышында сэламэтлек,ижади унышлар телим.

  4. Фэния Кабировна,сезнен мэкалэгез бик эчтэлекле.Рэхмэт,Голсинэ апабыз турында тулы информация биргэнсез,хэркайсыбызнын аларга булган чиксез хормэтен курсэтугэ ирешкэнсез.Сагынып искэ ала торган вакытлар бит ул.Безнен яшь,хыялый вакытлар,эГолсинэ апа белэн Шэйхенур абыйнын балалар устергэн узе мэшэкатьле, узе кунелле вакытлары булган.Фэния ,шул кабатланмас чорларга алып кайттын.Алдагы тормышында сэламэтлек,ижади унышлар телим.

  5. Укытучыма. Арча… Училище… Синдә үтте
    Гом(е)ребезнең матур мизгеле.
    Шул мизгелне яктыртып торучы –
    Укытучым,син ул,билгеле.
    “Гөлсинә апа”,-дидек, якын итеп,
    Фәлән Фәләновна димәдек.
    Сезнең белән бергә 4ел буе
    Белем киңлекләрен иңләдек.
    15 яшьлек 30 бала идек,
    Кемдер сагына авылын, өен…
    Җиңел булмагандыр,Укытучым,
    Һәрберебезнең табарга көен.
    Ныклап өйрәттегез татар телен,
    Җөмлә кисәкләрен тикшердек.
    Сез үткәргән матур кичәләрдә
    Тормыш серләренә төшендек.
    Бергә каршыладык җәйне, көзне,
    Бергә каршыладык кышларны.
    Сокланышып язгы гөрләвеккә
    Бергә каршыладык кошларны.
    Сезнең җылылыкны, назны тоеп,
    Әверелеп егет-кызларга,
    “Очрашырбыз”,-диеп,рәхмәт әйтеп,
    Таралыштык төрле якларга.
    Күз алдымда сезнең яшькелт күзләр,
    Елмаючан матур иреннәр.
    Зифа буй-сыныгыз, ипле адым,
    Сезнең кигән пөхтә киемнәр.
    Класс җитәкчебез, Гөлсинә апа,
    Тугры булдык сезгә, һөнәргә.
    40ар ел эш стажы җыйдык,
    Лаеклы ял җиткән көннәргә.
    Без үзара дус, тату әле һаман,
    Сезнең кызларыгыз,улыгыз.
    Сезне һәрчак сагынып сөйләшәбез,
    Йөрәк түребездә урыныгыз.
    Укытучым, бәгърем, Сезнең белән
    Насыйп булмаса да күрешү,
    Җәннәт ишегенә ачкыч булсын,
    Безнең сезне сагынып сөйләшү.
    Арча педучилищесының 1976 елгы чыгарылыш укучысы Ганеева
    (Нуриева).

  6. 1972 нче ел. Укытучы булу хыялы мине дә Арча педучилищесына алып килде. Сыйныф җитәкчебез ачык йөзле, гади, сабыр, олы йөрәкле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә апа булды. Укытучыбыз күңелебезгә салган җылылыкны гомер юлымда югалтмыйча сакларга тырыштым. 4 ел буе һәр сүзне телнең җәүһәре итеп уйларга, яратып,белеп файдаланырга өйрәтте Гөлсинә апабыз. Ныклы белем биреп, мөстәкыйль тормышка әзерләде. Гөлсинә апаның укучысы булуым белән чиксез горурланам. Укытучым, һәрвакыт безгә үрнәк булдыгыз.
    Тормыш ул – сынаулар һәм җиңеллекләр, югалту һәм табышлар, көенеч һәм сөенечләр көндәлеге. Көндәлекне гомер буе тутырабыз, ә ничек дөрес тутырырга кирәклекне сез өйрәттегез.
    1976нчы ел. Мине Арча районының Иске Төрнәле мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләделәр. Югалып калдым. Кемнән ярдәм сорарга. Билгеле инде, Гөлсинә апа янына киттем. Үзенең төпле киңәшләре, методик ярдәмлекләре белән ярдәм итте. Рәхмәт, укытучым, кирәк чакта ярдәм кулы сузган өчен.
    1979нчы елдан бирле Арчада яшим. Гөлсинә апа, Шәйхенур абый училищега йөргән сукмаклардан зшкә йөрдем; остазларым эшләгән , без укыган педучилище бинасында 30 елга якын яраткан эшемне башкардым. Гөлсинә апаның кабинеты төп эш урыным булды. Истәлекләр белән тәэсирләнеп рәхәтләнеп белем бирдем. Ә истәлекләр һаман күңелдә саклана.
    …Татар теле дәресе бара. Ринат тактага очраштыргалаштыргалаганнар дигән сүзне язып куйды. Сүзнең озынлыгыннан озак итеп рәхәтләнеп көлгән идек.
    1993 нче ел. Арча педколледжы тарафыннан үткәреләчәк эксперимент эшенә классымны билгеләделәр. Эксперимент җитәкчесе кем дип уйлыйсыз? Ул- Газинур Шәйхенурович иде. Ризалыгымны бирергә мәҗбур булдым. Газинур эшне оста оештырды. Үзен оста җитәкче итеп күрсәтте. Эксперимент уңай нәтиҗәләр бирде. Башкача булу мөмкин дә түгел иде. Алма агачыннан ерак төшми.
    Гөлсинә апа, Шәйхенур абый, рәхмәт хисләре белән, алдыгызда башымны иям.
    Урыныгыз булсын җәннәттә.
    Онытмабыз Сезне мәңге,
    Сакларбыз гел йөрәктә.

  7. Әй язмыш, язмыш!
    Ничек кенә сынамыйсың син адәм балаларын. Ә шулай да мин язмышымнан зарланмас идем. Язмыш безне ничек кенә сынамасын, сынмадык, сыгылмадык без.
    1972-нче елда әле балалыктан да чыгып җитә алмаган 30 бала, керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Арча педучилищесында укый башладык.
    Класс җитэкчебезнен Гөлсинә апа булуы, ул вакытта, иң зур бәхет булганлыгын, еллар үткән саен ныграк аңладым мин.
    Гомеребезнен инде көзенә кереп барганда үземә еш кына шундый сорау бирәм:
    -Син бәхетлеме Мәймүнә?
    -Әйе!-дип җавабында бирәм уйлап та тормыйча.
    Мин бәхетле, чөнки балачак хыялым тормышка ашты. Мин укытучы булу бәхетенә ирештем.
    Ә янәшәбездә һәркайсыбызның уй-борчуларын, кайгы-хәсрэтлэрен сузсез дә аңлаучы, шатлык, уңышларыбызга исэ, үзебездән артык сөенүче Гөлсинә апа булмаса, ничек булыр иде икэн безнең язмышлар!?
    Арчадан иң ерак булган Сарман якларыннан килгән 3 кызның да Гөлсинә апа классында булуы очраклы булгандыр дип уйлыйсызмы? Юк, очраклы булмаган ул. Үзебезгә дә сиздермичә, Гөлсинә апа һәм Шәйхенур абый безне, беренче көннән үк, үз канатлары астына алганнар.Ә алга таба алар безгә эти дә, әни дә булдылар дисәк тә, артык булмас.
    Бигрәк тә беренче айларда бик кыен булды. Якын тирә районнан гына булучылар шимбә җитсә, соңгы дәреснең минутларын гына түгел, секундларын да санаганнардыр, могаен. Кайсылары электричка, поездга ашыга, ә кайберләре автобуска йөгерә… Безнең генә бер каяда ашыгасы юк. Чабыштан килүче атлардан курыккан кебек бер почмактарак басып кала идек.
    Ярый әле шундый вакытта әллә кайдан гына, кояш кебек балкып, Гөлминә апа килеп чыга иде.
    Юк эшләрен бар итеп, булышырга чакырып, кунак итә иде ул безне. Ә кунак килгәндә иң тәмле ризык яңа гына мичтән чыккан бәлеш билгеле. Ниндиләренгенә пешерми иде бәлешләрнең Гөлсинә апа! Ит бәлеше, ярма бәлеше, алма бәлеше, какбак бәлеше … Боларын барыбызда белә.
    Ә сезнең балык бәлеше ашаганыгыз барсы?
    Ә мин бик бәхетле, чөнки минем Гөлсинә апа пешергән , искиткеч тәмле булган балык бәлешен күп мәртәбәләр ашаганым, булды. Ә балыкларын Шәйхенур абый алып кайта иде.
    Тагын бер мәртәбә :
    -,,Мин бәхетле,- диясем килә. Чөнки мин Гөлсинә апа укылган, хезмәт юлын башлаган мәктәптә белем алдым. Аның балачагы яшьлек еллары узган Күтәмәле авылы урамнарыннан ничә мәртәбәләр генә узмадым мин!
    Гөлсинә апа, йөрәк түрендә сакланган бу истәлекләр, безгә калган изгелекләрегез Сезгә дога булып барсын.
    Барысы өчен дә бик зур рэхмәт Сезгә!
    Хаталар булса, газа итмэгез.

    Шарипова-(Нуриева) Мәймүнә.
    Хәзер Нуриева
    Сарман районы
    Ләшәу- Тамак
    авылында яшим.

  8. 1972 елны данлыклы Арча педучилищесына укырга керу бэхете мина да насыйп булды.Мин — Арчадан бик ерак урнашкан Сарман районы Янурыс дигэн авылдан чыккан гап- гади авыл кызы.Минем бэхетемэ класс житэкчебез Голсинэ апа туры килде.Сентябрьдэ этием(мэрхум)мине Голсинэ апа белэн Шэйхенур абый кулларына тапшырып кайтып китте.Квартирага урнашуда да мина алар ярдэм иттелэр.Авылны,эти — энине сагынып,елый- елый укуларны башлап жибэрдек.Котмэгэндэ ,уйламаганда 12нче сентябрь конне кайгылы хэбэр китерделэр — этиен улгэн…Минем очен, болай да сагынып, кайтып китэсе килгэн вакытта, монысы остэмэ авыр хэсрэт булды. Шул вакытта Голсинэ апа белэн Шэйхенур абый мина таяныч булмасалар,белмим, минем тормыш нинди юнэлеш алыр иде икэн…Алар мине угетли белделэр:»Этиеннен телэген утэргэ кирэк- укып, кеше булуынны телэде бит этиен ,»-дип мина канат куйдылар.Бик — бик рэзмэтлемен мин аларга,урыннары ожмахта булсын🙏.Голсинэ апа барчабызга да икенче эниебез булды.Якын — тирэ авылларда, районнарда яшэучелэр хэр ял саен ойлэренэ ашыгалар, э без оч Сарман кызына кая ул кайту…Елга оч тапкыр гына ойлэребезгэ кайта ала идек.Ялларны кем квартирада, кем тулай торакта уздыра идек.Шул вакытларда да Голсинэ апа , безне кызгангандыр инде,хэйлэлэп, берэр эш тапкан булып, узенэ чакырып тэмле мич ризыклары белэн сыйлап жибэрэ иде.Менэ бу да анын нинди олы йорэкле, кешелекле икэнен курсэтеп тора.Голсинэ апа турында язсан бик куп язарга булыр иде.Минем шуны гына эйтэсем килэ ,эгэр дэ шул авыр моментта алар мина ярдэм кулы сузмаган булсалар, минем тормыш нинди юнэлеш алган булыр иде, белмим.Мин Голсинэ апа курсэткэн юлга хыянэт итмичэ, 36ел гомеремне укытучылык хонэренэ багышладым.Рэхмэт сина ,укытучым! Тыныч йокла,минем укытучым!Хэрбер сузен безнен йорэктэ Син купсэткэн тормыш юлы буйлап Атлыйбыз без бугенге конгэчэ. Язды Салихова Рэсимэ — Тимергалина.

    Сарман

  9. Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым.Күрше кызларын укытып,ишек алдында тактага язып,сызып уйный идек.Шул хыял 8 нче классны тәмамлагач, Арча педучилищесына китерде.
    1972 нче ел 1 нче сентябрь.Музыка бүлмәсе безнең группаныкы икән, утырабыз,беркемне дә белмим.Елмаеп, мөлаем гына бер ханым керде.Ул безнең группа җитәкчебез Гөлсинә апа икән, барыбыз белән дә танышып чыкты. Кем кайда урнашканын да сорады. Ә минем торыр урыным юк,дидем.Шунда Гөлсинә апа мине 4 нче курс кызлары белән озатып җибәрде,зинһар 1 кич кундырыгыз,дип.Чөнки бу җомга көн иде, ә шимбә мин авылга кайтам,Арчадан электричка белән 4 нче генә тукталыш,аннары җәяү.Анысын да белеште укытучым.Ә дүшәмбе иртән Наилә белән икебезгә адрес тоттырды. Шулай итеп, ул мине генә түгел,барыбызны да урнаштырды,яшәү шартларын белеште- болай итеп әниләр генә кайгырта. 3 нче курска килгәч, тагын шул ук проблема белән Гөлсинә апа янына килдем,җәй буе әни белән эзләп тә квартира тапмаган идек.Укытучымның елмаюы,әкрен генә көлеп берәр сүз әйтүе колакта һаман тора.Ул беркайчан безне кычкырып ачуланмады,матур гына,сабыр гына бер сүз әйтеп куяр иде.Гөлсинә апа безгә берни белдермичә,гел безне аналарча кайгыртты.Такта янында сул кулы белән йөрәген тотып,безгә дәрес аңлатканы,әкрен генә көлеп куюы гомергә истән чыкмас Гөлсинә апаның.Ул татар теле, әдәбияты дәресләре.. Бер дәфтәрне тутырып » Тапшырылмаган хатлар» язуларыбыз….Үзебезгә дәрес бирергә өйрәтүләре, безнең белән практикага йөрүләре…
    Хәзер безгә 63- 64 яшь,үзебез әби- бабай.Ләкин безнең группа ватсапта гына булса да яши һәм аның группа җитәкчесе Гөлсинә апа да безнең белән!Рәхмәт сиңа УКЫТУЧЫМ!

  10. Горурлыгым – училищем. Чал тарихлы,училищем минем!
    Күңелемдә һаман балкыйсың.
    Күпме балага белем-тәрбия биреп,
    Үз исемеңне һаман данлыйсың!
    Самими яшь бала гына идек
    Бусагаңны атлап кергәндә.
    Сагыну катыш өмет,хыял иде
    Безнең йөздә,безнең күзләрдә.
    Чын күңелдән укыйсыбыз килеп,
    Килдек бит без уку йортына!
    Өйрәндек без монда дөнья танып,
    Белемле һәм тырыш булырга.
    Бер йодрыкка туплап коллективны,
    Беркайчан да безне тиргәми
    Сыйныф җитәкчебез Гөлсинә апа
    Булды безгә икенче Әни.
    Дөнья булгач, булгандыр бит Аның
    Мәшәкате, борчу-сагышы.
    Ничек шулай була алды икэн
    Гел мөлаем, назлы, ягымлы?!?
    Һәр мөгаллим кеше булсыннар дип
    Бөтен көчен куеп тырышкан.
    Зәвыклылык һәм дә зыялылык,
    Әйтерсең лә, бирелгән тумыштан.
    Программа бик күпкырлы булган,
    Нинди һөнәр генә алмадык!
    Шуңа да бит тормыш көткән чакта
    Беркайда да югалып калмадык.
    Ел да очрашулар үткәрелә,
    Онытылмый элекеге традиция.
    Өлкән буын белән яшьләр арасында
    Бу бит менә дигән гармония.
    Сынауларда сынатмыйча,
    Горур атла алга таба, минем училищем!
    Уңышларны югалтмыйча,
    Гел омтыл син югарыга, минем училищем!
    Арча педучилищесының 1976 елгы чыгарылыш
    укучысы Мустафина Фэния(Шамсетдинова)

  11. Хәерле кич, Фәния! Гөлсинә апа белән Шәйхенур абый турында язган мәкаләңне укыдым. Сания җибәрде. Бик матур истәлек булган. Гөлсинә апа бигрәк тә искиткеч иде. Без аның соңгы группасы булдык. Бездән соң группа алмады. Бер ай гомере калган булган соңгы күрешүебездә. Гел күз алдымнан китми ул минем. Урыны җәннәттә булсын. Искә алулар рухларына дога булып ирешсен🙏🙏🙏

  12. Минем иң матур хәтирәләрем,истәлекләрем, хыялларым, шатлык-куанычларым балачак, үсмер чорым белэн бәйле.Менә шушы матур истәлекләр арасында зур урынны мәктәп,сыйныфташларым, хөрмәтле укытучыларым алып тора.Хезмәт юлымның башы булган педучилище — яшьлегем хәзинәсе! 8 нче сыйныфны бетергәч , әнием мине дүрт иптәш кызым белән Арча педагогия училищесына алып китте. Һәрберебез укытучы булу хыялы белән яна идек.Өчебез мэктэпне «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамладык. Безне директор Монәвир Гараевич янына әңгәмәгә чакырулары исемдә. Директор сорауларны рус телендә бирә, без татарча җавап бирәбез. » Перевидите предложение «Солнце печёт», дигән җөмләне «Кояш пешерә» , дип тәрҗемә иттем горур гына. Директор елмаеп, -Пешерә, кыздыра , дип дәвам итте. Ни өчен укытучы булырга теләвебезне сорады. Әти-әниемнен , куп туганнарыбызнын укытучы булып эшлэүләрен, мәктәпне, аның тәмле исен, акбурын яратуымны әйттем. -Теләген бик тәмле икән, тырышып укысаң, Гөлсинә апаң кебек зур хәрефле Укытучы була аласың, дип мине Гөлсинә апа классына, иптәш кызларымны төрле классларга билгеләргә кушты.Иптәшләрдән аерылу авыр булса да, Гөлсинә апаны күрү теләгем көчле иде. Ләкин без аны ул көнне күрә алмадык, укытучы җаваплы эштэ, диделәр.Укырга килгәч, сылу гәүдәле, бөтен йөрәген балаларга ачып салырга әзер булуы мөләем йөзенә чыккан укытучының Гөлсинә апа булуына шигем юк иде. Менә нинди икән ул Гөлсинә апа! Әнием белән алар безнең беренче ата-аналар җыелышында табыштылар. Күп еллардан соң очрашкан сабакташларның сөйләшер сүзләре күп иде. Алар бер вакытта Алабуга педагогия училищесында укыганнарын искә төшереп, яшьлек чорларын барладылар. Иптәш кызлар, егетләр темасы да кызыклы иде яшьтиләргә. Голсинә апаның Шәйхенур абый белән тормыш коруына соклануын яшермәде эни.Ефәк кебек кызны ычкындырамы соң инде максатына һәрчак ирешүче Шәйхенур, дип тормыш хәлләрен, яшьлекне искә тошерделәр алар.Дүрт ел буена һәрвакыт үтемле, кирәкле киңәшләрне генә биреп торды Голсинә апа. Бәйрәмнәрдә генә түгел, атна саен өйгә кайтасы килү теләгем күбәеп киткәч,» Зөлфия, Резеда гел өйгә кайтарып җибәрүемне сорый, сорамасын инде гел, шимбә соңгы дәрес директорныкы, кыен бит сораулары», дигән әнигә Гөлсинә апа. Шуннан соң әни ныгытты, өйгә еш кайтулар кимеде. «Тагын Голсинә апанны борчысан, бел, бөтенләйгә кайтарам мин сине», диде әни. Педучилище, безне фән нигезләренә тошендеруче хөрмәтле укытучыларыбыз, кечкенә сабыйларның нәни йөрәкләренә юл табарга өйрәтүче галимгә тиң остазларыбызның һәрбер адымы минем тормышым маягы булып тордылар. Мэктэбебездэ педучилище бетереп укытучылар коллективнын очтэн берен тэшкил итэ иделэр. Безнен уртак сойлэшер вакыйгалар, истэлеклэребез куп иде.Топле белемле укытучылар устергэне очен башыбызны иеп рэхмэт эйтэбез сезгэ, кадерле укытучыларыбыз🙏 Ә икенче әниемә тиң булган класс җитәкчем Гөлсинэ апа җир йөзендәге бөтен сабырлыкны, йомшак фигыльне, үзенә туплагандыр ул. Кешегә бәрелеп әйтмичә, үзенә кыенлык ала-ала безне яклап торучы остазым минем күнелемдә мэнгегэ саклана. Аңа ошап яшәдем , тормыш иттем, 38 ел укыттым, аның 10 елында рус теле, 13ел башлангыч классларда , 15 елын директрның укыту тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләдем, башлангычта рус теле укыттым. Нинди гуманлы булган УКЫТУЧЫМ, усаллык белән беркайчан да җиңеп булмаганны тошендергән безгә. Гөлсинә апаның якты истәлеге, әнием кебек якын булуы минем өлешемә тигән бәхетем дип шатланам. Мин сезнен укучыгыз булуым белэн горурланам, Голсинэ апа, РЭХМЭТ СЕЗГЭ, УКЫТУЧЫМ🙏Урыныгыз фирдэвес җәннәте түрләрендә булсын, Гөлсинә апам🤲

  13. Фэния,исэнме! » Назлы сагыш» мэкалэсен укыдык,Бик зур рэхмэт! Бик эчтэлекле,оста язгансын!!! Голсинэ апа белэн Шэйхенур абыйнын рухлары тыныч,риза булып,шатланып ятсыннар🙏🙏🙏

  14. 1974 нче елнын сентябрь ае. Без педучилищенын 3 нче в торкеме студентлары миллионер «Октябрь» колхозында бэрэнге алабыз. Коне буе кызлар бэрэнге чуплилэр, э без ике егет Зайнуллин Рифат хэм мин грузчиклар. Ай буе кунелле итеп, шаулашып, горлэшеп басуда эшлэдек. Шулай итеп 28 нче сентябрь коне дэ килеп житте.Кызлар ахыргы буразналарны чуплэп бетерделэр, без бэрэнгелэрне тояп, Наласа авылына илтэ киттек. Хэйран салкынча. Кичке як. Без кузовта, сонгы рейсны илтэбез дигэн шатлыктан, жырлый-жырлый бэрэнге капчыклары остендэ тирбэлэбез. Наласага житэрэк, 300-400 метр кала, текэ борылышта кинэт машина авыша башлады. Шуннан сон без бернэрсэ дэ хэтерлэмибез. Чынлыкта, машина капланып, без капчыклар астында калганбыз. Мин анга килгэндэ ап-ак больница палатасында ята идем. Бик авыр хэлдэ булганмын, куп кан югалтканмын. Ун кулнын веноз кан тамыры озелгэн булган. Сул кулнын кулбаш сояге сынган. Мина тиз арада сирэк ачрый торган 1 нче группа тискэре резустагы донор каны кирэк булган. Группа житэкчебез Голсинэ апа хэм анын тормыш иптэше, безнен укытучыбыз Шэйхенур абый тиз арада педучилище студентлары арасыннан студентларны табып, мина кан кучергэннэр.Врачларга рэхмэт, бик куп коч куйдылар… Лэкин алар алдына минем ун кулны терсэктэн югары кису зарурлыгы туган. Шул вакытта Шэйхенур абый врачларга каршы тошеп, минем кулны кисми калдыруларын утенгэн.Ул, сугыш вакытында эллэ нинди кулларны да алып калганнар, мин аны кистермим, жавапчылыкны уз остемэ алам дигэн. Шуннан сон Казаннан килгэн врачлар бу адымнын дорес булуын раслаганнар. Мин кулымнын исэн калуы белэн, гомерем буе алар алдында бурычлы. Ике кул да эшкэ ярамагач, хэм торып йорерлек тэ булмагач 12 кон буе педучилище нын студент егетлэре минем янда 4 эр сэгать дежур тордылар. Ул вакыттага педучилище житэкчелеге, Голсинэ апа, Шэйхенур абый оештырган зур ярдэм бу. Мен рэхмэт аларга. Олы йорэкле, мэрхэмэтле шэхеслэр булган минем укытучыларым!

  15. Голсинэ апа бик эйбэт кеше иде. Училище бетергэч, очрашуга килгэч, ул шунда ук танып, безнен бнлэн сойлэшэ иде. Мина татар эдэбияты дэресендэ:»Бик матур сойлисез дип мактый»-иде.

  16. Гөлсинә апа бик кече күңелле, зур йөрәкле кеше булды.Аларның җылылары һәрберебезгә җитте! Мең рәхмәт аларга!

Фикер өстәү