Site icon Ватаным Татарстан

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ришвәтчелеккә бәйле 70тән артык җинаять ачыкланган

Быел авыл хуҗалыгы өлкәсендә ришвәтчелеккә бәйле 70тән артык җинаять ачыкланган. Нәтиҗәдә 60 миллион сумнан артык зыян килгән. Бу күңелсез күренешләр Алексеевск, Мөслим, Питрәч, Азнакай, Балык Бистәсе районнарында теркәлгән. Бу хакта “Авыл хуҗалыгы һәм эшкәрмәрлек өлкәсендә ришвәтчелек” дигән темага багышланган “бәхәс клубы”нда Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсендәге коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша хәбәр итте.
Белгеч әйтүенчә, күпчелек җинаятьләр фермерларга субсидия, грантлар бирү һәм җиргә бәйле. Әйтик, бер районда үләт базасы сакланган урыннан җир бүлеп бирелгән. Мондый зонада йорт төзергә рөхсәт ителми.
– Ришвәт ике яклы: алучы да, бирүче дә гаепле. Кешеләр җинаять эшләре белән бәйләнмәсен, үзләренең, балаларының киләчәген бозмасын иде. Без аны булдырмас өчен төрле чаралар оештырабыз. Бергә эшләгәндә генә ришвәтчелекне җиңеп була, – диде Равия Шрша.


Exit mobile version