Путин киләсе атнада коронавирустан масштаблы вакцинацияне башларга кушты

Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнада коронавирустан масштаблы вакцинацияләүне башларга кушты, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Әлеге боерык вице-президент Татьяна Голиковага бирелде. Ул башта әзерлек турында хәбәр итәргә тәкъдим итте.

«Әйдәгез, сез хәбәр итми генә башлагыз», — дип җавап биргән Путин.

Вакцинация ирекле һәм түләүсез булачак, дип ассызыклана.

Россия COVID-19 вакцинасын теркәгән беренче ил. Препарат Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды белән берлектә Гамалеи исемендәге НИЦЭМ тарафыннан эшләнде. Аны «Спутник V» дип атаганнар.


Фикер өстәү