Site icon Ватаным Татарстан

«Гомер итүебезгә 60 ел, безгә акча тиешме?»

31 декабрь көнне ирем белән гомер итүебезгә 60 ел тула. Бергә озак яшәгән парларга акча да бирәләр, килеп котлыйлар да дип ишеткән идек. Кунакларны кайчанга көтәсе икән?

Тәнзилә.
Казан, Тынычлык бистәсе

Идел буе районының ЗАГС идарәсе бүлеге хезмәткәре:
– Юбилярларның балалары яки якыннары ЗАГСка килеп гариза калдыргач кына, аларны барып котлыйбыз. Безгә бу хакта 1–2 ай алдан әйтергә кирәк. Гыйнвар аена гаризалар алып бетердек, февраль аена җыябыз. Сезгә мөрәҗәгать иткән гаиләнең балалары безгә аларның язылышу таныклыгы, паспортларының күчермәсен алып килсен. Бераз алданрак хәбәр иткән булсалар, 30 декабрьдә котлар идек. Хәзер инде соңрак барачакбыз.


Exit mobile version