Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда «КАМАЗ»га ут капкан

Бүген иртән Татарстанда «КАМАЗ» янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген 5.30 сәгатьтә коткару хезмәтенә Казан-Малмыж трассасында «КАМАЗ» машинасына ут кабуы турында хәбәр килгән.

Янгын 6 кв метр мәйданны биләгән. Ут тиз арада сүздерелгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.


Exit mobile version