Бүген иртән Татарстанда «КАМАЗ» янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген 5.30 сәгатьтә коткару хезмәтенә Казан-Малмыж трассасында «КАМАЗ» машинасына ут кабуы турында хәбәр килгән.
Янгын 6 кв метр мәйданны биләгән. Ут тиз арада сүздерелгән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.