Узган төндә республикада һава шартлары салкын арктик антициклон йогынтысында формалашкан. Иртәнге 9га булган мәгълүматларга караганда, һаваның минималь температурасы -25° тән алып республиканың көньяк-көнчыгышында (Баулы) -38,7° га кадәр, Казанда шәһәрнең төрле районнарында минималь һава температурасы 29,1° дан алып -32,7° га кадәр җиткән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология Үзәге.
Инстаграм социаль челтәрендә татарстанлылар үз район, авылларындагы һава торышы белән дә уртаклаша.