Татарстанда ике бала янгында һәлак булган

Татарстанның Югары Ослан районындагы Пятидворка авылында янгын вакытында ике олы кеше һәм ике бала һәлак булган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында бүген 8.52 сәгатьтә хәбәр итәләр. Шәхси агач йортка ут капкан була. Янгын сүндергәндә өйдә дүр мәет — ике бала һәм ике олы кеше табыла.

Янгын сәбәпләре ачыклана. Ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарту, электр җиһазларын дөрес кулланмау, яки мич ватык булуы ихтимал, дип фаразлыйлар.


Фикер өстәү