Site icon Ватаным Татарстан

Түбән Кама мөселманнары гаиләләре белән табигать кочагында ял оештыра

Балаларның кышкы каникулының бер көнендә шәһәрдән ерак булмаган ял базасында гаилә белән ял итү көне уздыру мәхәлләдә матур традициягә әйләнде. Анда төрле күңелле старт, ярышлар, уеннар оештырыла. Вакыты кергәч, бергә намаз укыйлар. Махсус билгеләнгән урында шашлык пешә, чәй кайный. Көн дәвамына балаларның шат авазы яңгырап тора дип хәбәр итә Түбән Камадагы коллегабыз.


Exit mobile version