Site icon Ватаным Татарстан

Автомәктәпләр эшчәнлеге буенча “кайнар линия” ачылган

Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контрольлек департаментында Татарстанның автомобиль йөртергә өйрәтүче мәктәпләре эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча “Кайнар линия” эшли башлаган. Автомәктәпләр эшчәнлегендә:

  1. Практик дәресләр алдан әйтеп куелган сәгатьләргә караганда кимрәк булганда;
  2. Бер автомәктәптә укып, машина йөртергә өйрәнү турында сертификатны башка автомәктәптән алганда;
  3. Теория яки практикага начар өйрәтелүгә юлыкканда;
  4. Укытучыларның тәртибенә, үз-үзен тотышына карата ризасызлыклар булганда,

Вконтакте (https://vk.com/obrnadzor_tatarstan), Instagram (https://instagram.com/obrnadzor_tatarstan?igshid=p3r2..) сәхифәләрендәге рәсми төркемнәргә, электрон адреска (Landysh.Ahmetova@tatar.ru) яки “rайнар линия” телефонына  (89874116463) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Анонимлык гарантияләнә.


Exit mobile version