Мәгариф өлкәсенә күзәтчелек һәм контрольлек департаментында Татарстанның автомобиль йөртергә өйрәтүче мәктәпләре эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча “Кайнар линия” эшли башлаган. Автомәктәпләр эшчәнлегендә:
- Практик дәресләр алдан әйтеп куелган сәгатьләргә караганда кимрәк булганда;
- Бер автомәктәптә укып, машина йөртергә өйрәнү турында сертификатны башка автомәктәптән алганда;
- Теория яки практикага начар өйрәтелүгә юлыкканда;
- Укытучыларның тәртибенә, үз-үзен тотышына карата ризасызлыклар булганда,
Вконтакте (https://vk.com/obrnadzor_tatarstan), Instagram (https://instagram.com/obrnadzor_tatarstan?igshid=p3r2..) сәхифәләрендәге рәсми төркемнәргә, электрон адреска (Landysh.Ahmetova@tatar.ru) яки “rайнар линия” телефонына (89874116463) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Анонимлык гарантияләнә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat