Газ мичен чистартуның җиңел генә ЫСУЛЫ

Өчпочмак-бәлешләрне еш пешерергә, ит кыздырырга яратучы хуҗабикәләр газ миченең ничек тиз пычрануын яхшы белә. Аны чистартуның җиңел генә ысулы бар.

Тирән эчле савытка угыч аша кер сабыны уып салабыз. Җылы суга аш серкәсе һәм чәй содасы өстәп, “шипучка” ясыйбыз һәм шуны сабынга коябыз. Сабын эреп беткәнче, барысын бергә яхшылап болгатабыз.
Шуннан газ миченең эченә, ишегендәге пыяласына йомшак кына чүпрәк белән шушы катнашманы сылыйбыз. Ике сәгатьтән соң табакка җылы су салып, мичне сабыннан, пычрактан арындырабыз.
Сүз уңаеннан, калай табалар, газ миче тоткычын һәм рәшәткәсен дә шушы катнашма белән чистартып була.


Фикер өстәү