Казанда бер хатын-кыз һәм аның өч баласы газ белән агуланган

Казанда өч бала һәм аларның әниләре сөрем газы белән агуланган. Әлеге хәлдән соң Татарстан прокуратурасы тикшерү эшләре башлап җибәргән.

Кичә кичке унынчы яртыларда Казанның Солидарность урамы 26нчы йортта 27 яшьлек хатын һәм аның 6, 4, 1 яшьлек балалары газ белән агулануы турында хәбәр килеп ирешә. Балалар хастаханәгә озатыла, ә әни кеше хастаханәгә ятудан баш тарта.


Фикер өстәү