Кием кайгысы юк: 24 мең кибетнең ишегенә йозак эленгән

Бөтен дөньяда азык-төлеккә бәяләр күтәрелә. Бодайның тоннасы дөнья базарында 300 долларга җитү Россиянең эчке базарында икмәк бәяләре күтәрелүгә китерергә мөмкин. Быелның беренче көннәрендә генә дә бодай экспорты кискен темплар белән артты. Мисыр Россия бодаен тоннага 315 доллар түләп алырга да риза дип әйтәләр. Шуңа күрә федераль хөкүмәт 1 марттан бодай экспортына зур пошлиналар кертергә җыена. Юкса эчке базарда икмәк сатып алырга халыкның акчасы җитми башлаячак. Азык-төлек бәяләренең туңдырылу вакыты да чыгарга күп калмый бит. Болай да азкеремлеләр ашау өчен тиеннәрен санап тотарга мәҗбүр. Рәсми эшсезлек саннары да бик нык артты. Эшсезлек пособиесенә генә затлы ризыклар ашап булмый. Керемнәрнең кимүе, бәяләрнең күтәрелүе халыкны кысылып яшәргә мәҗбүр итә. Котылгысыз рәвештә бүген үк кичекмәстән кирәк булмаган товарларны алуны чикләргә туры килә. Статистика да моны раслый. Үткән ел кием-салым һәм аяк киемнәре сату бик нык кимегән. Кием-салым кибетләренә йөрүне туктатучылар арткан. Базарларда һәм кибетләрдә бик яхшы күзгә ташлана әлеге вазгыять: бушлык, сатучылар моңаеп тора, сүлпәнлек…

Статистика fashion-ритейл базары (модалы киемнәр сату) 2020 елда 25 процентка кысылды дип чаң суга. Акчага күчереп исәпләгәндә, кием-салым сату ярты триллион сумга кимегән. 2019 елда 2,26 триллион сумлык чүпрәк-чапрак сатылса, 2020 ел сәүдәсе 1,71 триллион сумлык кына булган. Компанияләр, пандемия кризисы шартларында эшләргә күнегәбез дип, инвестицияләргә күп акча тотканнар, бәяләрне төшерергә мәҗбүр булганнар. Нәтиҗәдә табыш нульгә якын килеп чыккан.

Росстат, реаль керемнәр сентябрь аена 2,4 процентка артты, дип санаса да, халык моны сизми, каешлар кысып буылган. Табигый монополияләрнең топ-менеджерларының керемнәре, чынлап та, үскәндер ул. Әмма бизнес-акулалар акчасын фәкыйрьләр белән бүлешми шул, кием-салымны да алар чит ил кибетләреннән китертергә ярата.

Халык исә иске киемнәрдән йөрүне кулайрак күрә төшә. Ашказаны һәм өс киеме тартышында беренчесенең җиңми хәле юк. 2019 елда да өс киемнәре сату 3–4 процентка кимегән булган инде. Түбәнәю 2014 елдан бирле эзлекле рәвештә барган. Шул ел белән чагыштырганда аяк киемнәре һәм кием-салым сату үткән ел 37 процентка кимегән. Кием-салым сатучы кибетләр меңәрләп-меңәрләп ябылган. Миллионлы шәһәрләрдә генә дә 24,1 мең кибетнең ишегенә йозак эленгән. Күпчелек белгечләр, 2025 елда гына кием-салым сәүдәсе кризиска кадәрге чорына кайтыр, диләр. Кем белә…

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү