Күп фатирлы йортта өч кеше сөрем газы белән агуланган

Төтен куу каналларының герметик булмавы фаҗигагә китерә язган.

Казанның Киров районы прокуратурасы Батыршин урамындагы күп фатирлы йортта өч кешенең сөрем газыннан агулануы буенча тикшерү үткәргән.

Нәтиҗәдә сөрем газыннан агулану сәбәбенең төтен куу каналларының герметик булмавына бәйле икәнлеге билгеләнгән. Бу очракта төтен куу системасы (күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең гомуми милке булып тора) өчен җаваплылыкны “Заречье” идарәче компаниясе тота.

Менә хәзер идарәче компания директоры, системадагы барлык кимчелекләрне юкка чыгарып, гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга тиеш, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү