Site icon Ватаным Татарстан

Әдәбиятны яхшы беләсеңме?

1. «Бик уңган безнең бакчачы бабай,

Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала,

Көрәген ала, җиңен сызгана».

Бу шигырь юлларының авторы кем?

А) Габдулла Тукай;  Б) Муса Җәлил;  В) Фәнис Яруллин.

2.Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасының төп геройлары:

А) наборщик һәм Зөбәйдә;Б) Ай һәм йорт себерүче;  В) автор үзе һәм Зөбәйдә.

3.«Такыр калды татар башы кеби кыр;
Азык эзли — оча тургай да пыр-пыр
». Бу шигырьнең авторы кем?

А) Кол Гали;  Б) Дәрдмәнд;  В) Габдулла Тукай.

4. Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» шигыре нәрсә турында?

А) сугыш фаҗигасе;Б) дуслык;  В) мәхәббәт.

5. Роберт Миңнуллинның туган җире?

А) Башкортстан;Б) Казан шәһәре;  В) Чаллы шәһәре.

6. «Өч аяклы ат» әсәренең авторы кем?
А) Гамил Афзал;  Б) Рабит Батулла;  В) Айдар Хәлим.

7. Балалар өчен иҗат итүче язучы – ул…
А) Шәүкәт Галиев;Б) Мөхәммәт Мәһдиев;  В) Хәсән Туфан.

8. «Әбүгалисина кыйссасы»ның авторы кем?

А) Габделҗәббар Кандалый;  Б) Каюм Насыйри;  В) Гаяз Исхакый.

9. Әкият – ул…

А) лиро-эпик характердагы әсәр;  Б) эпик чәчмә әсәр;  В) халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешле хәлләргә корылган фантастик әсәр.

10. «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә төп герой кемнән кача?

А) килененнән; Б) Әҗәлдән;  В) оныгыннан.

11. «Пар ат» шигырендә герой кая юл тота?

А) Кушлавычка;  Б) Казанга;  В) Уфага.

 

Җаваплар: 1)Б ; 2)А ; 3)В; 4)А ; 5)А ; 6)В ; 7)А ; 8)Б ; 9)В ; 10) В; 11) Б.

Exit mobile version