Site icon Ватаным Татарстан

Сабыйлары туган гаиләләргә бүләк өләшү дәвам итә

Татарстанда азкеремле гаиләләргә балалары туган очракта быел да бүләк җыелмасы тапшыру дәвам иттерелә.

Җыелмада сабый өчен кирәкле әйберләр – комбинезон, бишек, юрган, памперслар, юындыру өчен кирәк-ярак, кер порошогы. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтүенчә, узган елда бүләк тартмасының бәясе 9 мең сум чамасы тәшкил иткән.  Барлыгы 40 миллион сумлык 4400 җыелма тапшырылган. Мохтаҗ гаиләләргә бүләк тартмалар бала тудыру йортыннан ук биреп чыгарыла. Моның өчен керем турында белешмә тапшырырга кирәк.


Exit mobile version