Тукай районында хатын-кызлар скадинваия таяклары белән йөреп сәламәтлекләрен ныгыта

Тукай районының Нефтебаза бистәсе хатын-кызлары сәламәтлекләрен кайгыртып яши. Алар көн саен скадинваия таяклары белән йөри икән.

Ханымнар әйтүенчә, барысы бергә унбишләп кеше җыела. Күпчелеге – лаеклы ялга чыккач, актив тормыш алып баручылар.
– Һәркайсыбызда авырулар җитәрлек, шуңа күрә барыбызга да хәрәкәт кирәк, – дип сөйләде Надежда Базарова. – Йөрәк белән интегүчеләр сулыш алу җиңеләя дип безнең белән чыга, буыннары сызлый торганнар аяк-куллар язылып китсен өчен йөри. Аннары аралашу да кирәк – очрашкан саен, яңалыкларыбыз белән бүлешәбез. Балалар, оныклар турында гәпләшәбез, саулыкны ныгытуга файдасы тигән ысуллар турында сөйләшәбез,
Башта алар таяксыз йөри, аннан файдасы барлыгын ишетеп, скандинавча йөри башлый. Бер-берсеннән күреп, кибеттән махсус таяклар сатып алалар.

Сәрия Гарипова
Фото Надежда Базаровадан алынды


Фикер өстәү