23 февральгә ничек бүләк сайларга?

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ирләребезгә нинди бүләк сайларга? Белгечләр әйтүенчә, 23 февральгә ирләргә арзанлы бүләк сайлау килешми. Эштәге коллегага символик бүләк биреп тә котылып була. Ә менә ирләребезгә ярамый. Кирәкле бүләк алырга акча ягы кысанрак икән, бәйрәмчә кичке аш оештырыгыз.

Ир кеше хатынының үз куллары белән ясалган бүләккә дә мөкиббән. Әмма ул файдалы, кирәк булсын. Әйтик, аңа җылы свитер яки матур шарф бәйләргә мөмкин.
23 февральгә бүләк ителгән әйбернең аның турында кайгыртуыбызны күрсәтүе мөһим. Мәсәлән, компьютерының «хәтере» аз булса – «жесткий» диск, телефонының тышлыгы тузса – затлырак тышлык, китап укырга яратса – соңгы араларда дөньяны шаулаткан бестселлер алып бүләк итсәгез дә була.
Шулай ук видеорегистратор; вакытны күрсәтүдән тыш, адымнар санын исәпли, музыка «тыңлата», электрон почта һәм социаль челтәрләрдән хәбәрләрне тапшырып тора, иртән уята торган «акыллы» сәгать; колбаса, балык, сырдан яки тәм-томнардан торган букет бүләк итәргә мөмкин.


Фикер өстәү