Site icon Ватаным Татарстан

Сәнәгать оешмаларында иң аз хезмәт хакы алучылар билгеле булды

Узган ел Татарстан сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре арасында иң аз хезмәт хакын тегүчеләр һәм күн товарлар җитештерү тармагында эшләүчеләр алган.

Аларның уртача хезмәт хакы – 16,9 һәм 20,6 мең сум. Шулай ук мебель җитештерә торган оешмаларда эшләүчеләрнең дә уртача хезмәт хаклары зур түгел: 21,9 мең сум. Ә менә кокс һәм нефть продукты җитештерүдә эшләүчеләр уртача — 67, 8 мең сум, файдалы казылмалар алуда – 60,2 мең сум, химик матдәләр һәм химия продуктлары җитештерүчеләр 58,6 мең сум акча ала икән.


Exit mobile version