Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Хөкүмәт кушуы буенча, он тарту һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирү турында Татарстан белән килешү төзегән. Аның нигезендә, он җитештерүчеләргә – азык-төлек бодаен сатып алу чыгымнарының, ә икмәк пешерү предприятиеләренә – икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларын җитештерү-сату чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү күздә тотыла.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика он җитештерүчеләренә азык-төлек бодаен сатып алу чыгымнарын каплауга – 65,9 миллион сум, икмәк пешерү предприятиеләренә – 48,3 миллион сум бирелә. Якын араларда субсидияләргә заявкаларны сайлап алу игълан ителәчәк.
Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән карар тармак предпртиятиеләренең табышлы эшләүләренә ярдәм итүгә һәм икмәк, икмәк-күмәч ризыклары бәясенең тотрыклылыгын саклауга юнәлдерелгән.