95 яшьлек Рәшидә әби: «Юньләп котламадылар да…»

Шушы көннәрдә миңа – 95 яшь тулды. 56 ел хезмәт стажым бар. Туган көнемне аек акыл, сау-сәламәт килеш каршы алам.

Телевизордан минем кебек олы кешеләрне ничек итеп котлауларын күрсәтеп торалар. Туган көн җитәрәк минем дә күңел көтә башлады. Кем килер, ниләр бирерләр икән, дип уйладым. Җитәкчеләрне иртәдән көттем. Кичке якта бер егет килде. Кем икәнен әйтмәде, кулында бер пакеты бар иде. Аның эчендә караңгы төстәге сөлге. “Путин хаты”н да шунда салганнар. Бүләкне алмыйча кире дә биргән идем, тик ул егет аны калдырып китте. Өлкәннәргә хөрмәт юкка аптырадым. Мине Вахитов районы җитәкчелеге котларга тиеш иде. Мин бер бүләккә дә мохтаҗ түгел, әмма күңел хакы бар бит. Республикам өчен бер көн ял итмичә эшләгән кеше бит мин. Рәшидә Камалетдинова, Казан шәһәре
Әлеге сорауга Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова җавап бирде:
– Вахитов районы хакимиятеннән шалтыратып белештем. “Бүләгебез шундый инде безнең. 100 яшьлек юбилярларга гына чәчәк бәйләме белән зур бүләк алып барабыз”, – дип җавап бирделәр. Бүләкләр өчен акча каралмаган. Район җирләрендә исә хакимият башлыклары карары белән бүләкләр бирелә. Вахитов хакимиятеннән Рәшидә апага хат та юллыйбыз, гафу үтенеп барып та кайтырбыз дип ышандырдылар.


Фикер өстәү