Барби курчагы
62 ел элек (1959) Нью-Йоркта үткәрелгән уенчыклар ярминкәсендә беренче тапкыр Барби курчагы күрсәтелә. Бу уенчыкны Mallet фирмасына нигез салган Эллиот Хэндлерның хатыны Рут Хэндлер уйлап таба. Курчакка алар үз кызларының исемен кушалар.
Буй-буй коену костюмы кигән беренче Барби винил пластиктан эшләнә. Аның кул-аяклары һәм муены хәрәкәтләнә. Тышкы кыяфәте исә ул замандагы хатын-кыз идеалына туры килә: Бриджит Бордо силендәге прическа, сөрмә тартылга күзләр.. Аннан соңгы елларда Барби образы бертуктаусыз үзгәрә. Бу эштә 70 ләп дизайнер катнаша. Версачьедан алып Картьега кадәр аңа күлмзк эскизлары әзерлиләр. Статистика буенча, дөньяда уртача секундына өч Барби курчагы сатыла.
Фәния Әхмәтҗанова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat