Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә бер ана белән улының гомере өзелгән

Татарстанда җиңел машина белән йөк автомобиле бәрелешкән.  Нәтиҗәдә, әнисе белән бер улы  һәлак булган, икенче улы хастаханәгә озатылган.

Фаҗига Алексеевски районы трассасында булган.  14нче модельле «Лада» автомобилендәге 39 яшьлек хатын-кыз идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән.

«Лада» автомобилендәге  хатын-кызның 9 һәм 10 яшьлек уллары да машинада булган.  Хатын-кыз 9 яшьлек улы белән шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган икенче малайны Алексеевск хастаханәсенә озатканнар.


Exit mobile version