Татарстанда җиңел машина белән йөк автомобиле бәрелешкән. Нәтиҗәдә, әнисе белән бер улы һәлак булган, икенче улы хастаханәгә озатылган.
Фаҗига Алексеевски районы трассасында булган. 14нче модельле «Лада» автомобилендәге 39 яшьлек хатын-кыз идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән.
«Лада» автомобилендәге хатын-кызның 9 һәм 10 яшьлек уллары да машинада булган. Хатын-кыз 9 яшьлек улы белән шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган икенче малайны Алексеевск хастаханәсенә озатканнар.