Кан басымын ничек дөрес үлчәргә?

Сер түгел: өйдә кан басымын күбебез бер кулдан гына үлчи. Әмма табиблар әйтүенчә, бу – дөрес түгел. Йөрәк-кан тамырлары халәтен төгәл генә ачыклау өчен кан басымын ике кулдан да үлчәргә кирәк.

Кан басымының ике кулда да бертигез булуы яки күрсәткечләрнең 10-20 миллиметрга гына аерылуы норма санала. Әгәр дә инде 40-50 миллиметрга яисә тагын да күбрәккә аерылса, организмда чир бар дигән сүз. Мәсәлән, кан тамырлары атеросклерозы (холестерин төерчекләре) пәйда булуын аңлатырга мөмкин. Мондый очракта кардиологка күренеп, өстәмә медицина тикшеренүе һәм махсус дәвалану таләп ителә.
Хәер, кан басымының ике кулда төрлечә күрсәтүе дөрес үлчәмәүгә дә бәйле булырга мөмкин. Шуңа бу эшкә җаваплы карап, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

* Артлы урындыкка утырып, 10-15 минут узгач, ягъни тигез сулыш ала башлагач кына тонометр манжетын кияргә.
* Туры утырырга, хәрәкәтләнмәскә һәм сөйләшмәскә.
* Кием-салым кысып тормаска тиеш. Каеш, галстукны салып куярга, яка муенны кысып торса, төймәсен чишеп җибәрергә.
* Аякны аякка куймаска. Юкса юан кан тамырлары, кысылып, приборның дөрес күрсәтмәвенә китерергә мөмкин.
* Учны өскә каратып, кулны өстәлгә куярга.
* Тонометр манжетын терсәктән аз гына өскә (2-3 сантимерга), йөрәк турысына урнаштырырга.
* Шуннан соң гына кан басымын үлчәргә. Аннан икенче кулга “тотынырга”.
Тагын шуны истә тотыгыз: кан басымын үлчәгәндә, манжет кулларны бертигез дәрәҗәдә кысарга тиеш. Берсен – ныграк, икенчесен – йомшаграк буып кына үлчәү дә күрсәткечләрдә зур аермалыкка китерергә мөмкин.


Фикер өстәү