Хезмәт хакын ике тапкыр арттырмакчылар

Татарстан поликлиникада эшләүче медицина хезмәткәрләренә эш хакын ике тапкыр арттыруны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итмәкче. Республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казан сәламәтлек саклау идарәсе коллегиясендә шулай дип белдергән.

Министр әйтүенчә, 2020 елгы пандемия поликлиника медиклары эшенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер кат раслады. Хастаханәләрнең күпчелеге вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләренә әйләнгәнлектән, халык белән төп эш поликлиника хезмәткәрләре җилкәсенә төшкән. “Без поликлиникалар челтәрен тамырдан үзгәртү тәкъдиме белән чыгачакбыз. Бөтенләй яңа поликлиника булдырырга ниятлибез. Хезмәт хакын ике тапкыр арттыру тәкъдиме алдыбызга җитди бурычлар куя”, – дип басым ясап әйткән Марат Садыйков.


Фикер өстәү