Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова вафат

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова бакыйлыкка күчте. Кичә, кызы Әлфия Миңнуллина хәле авыр, хастаханәгә озаттык, догада булыйк дип хәбәр иткән иде инде. Әлфия апа әнисен бала карагандай тәрбияләде.

Нәҗибә апага гыйнвар аенда 83 яшь тулган иде.

  • 1961 елда Мәскәүдә Щепкин театр училищесын тәмамлап кайтканнан бирле Камал театрында эшләде.
  • Тамашачы өчен ул сөекле Фатыйма (“Тормыш җыры”, Мирсәй Әмир), Газизә (“Акчарлаклар”, Шәриф Камал), Гөлфинә (“Әниләр һәм бәбиләр”, Туфан Миңнуллин), Өммия (“Әлдермештән Әлмәндәр” Туфан Миңнуллин), Әүдәки (“Гөргөри кияүләре”) дә.

Гомумән, ул тудырган образларның һәркайсы онытылмаслык, кадерле. Нәҗибә апа белән тулы бер чор китте. Авыр туфрагы җиңел, рухы тыныч булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз һәм сабырлык телибез.


Фикер өстәү