Дәниф Шәрәфетдинов: «Кирәкле препаратны бирмиләр, мин хәзер ятып кына торырга мәҗбүр»

Бу хакта хәбәр социаль челтәрләргә таралды. Җырчы үзе ярдәм итүләрен сораган. “ВТ” журналисты Дәниф Шәрәфетдиновның хәлен белде. Ул инде хәзер ятып кына торам, ди.

– 2006 елдан бирле авырыйм бит инде. Табиблар язып биргән укол белән генә яшәдем. Быел исә аны бирми башладылар. Кая гына язмадым, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем. Файдасы булмады. Миңа беркем берни әйтми. Яңа елдан соң уколымны бирми башладылар. Сатып алсаң бар ул. Тик аена 60 мең кирәк. Җырчыларга чарасызлыктан хәбәр бирдем, – ди Дәниф. – Моңарчы уколым булганда, концертларда да чыгыш ясый идем. Даруны бирми башлагач, йөрүем начарланды. Күзләремә дә зыян килде. Алар начар күрә башлады. Мин хәзер ятып кына торырга мәҗбүр.
Дәниф Шәрәфетдиновка дарулар өчен 150 мең сум акча кирәк.

Ярдәм итәргә теләүчеләр 89370423783 номерына беркетелгән Саклык банкы картасына акча сала ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү