Site icon Ватаным Татарстан

Куркума яман шеш, инфаркт һәм инсульттан саклый

curcuma

Окинава утравы белгечләре куркума дигән тәмләткечнең гомерне озайтуын ачыклаган.

Биредә яшәүче ир-атлар уртача – 88, хатын-кызлар 92 яшькә кадәр яши икән. Аларның озын гомерле булуының сере куркумада, ди белгечләр. Ник дигәндә, әлеге тәмләткеч яман шеш барлыкка килүне кисәтә. Һәр аш бүлмәсендә булган куркума  инфаркт, инсульттан да саклый. Моның өчен куркумадан файдалы эчемлек ясау да җитә. Бер стакан җылы сөткә 1/4 чәй кашыгы куркума салабыз. Өстен каплап, биш минут төнәтәбез дә 1 чәй кашыгы бал салып эчәбез.

Фото: vestikavkaza.ru


Exit mobile version