Куркума яман шеш, инфаркт һәм инсульттан саклый

Окинава утравы белгечләре куркума дигән тәмләткечнең гомерне озайтуын ачыклаган.

Биредә яшәүче ир-атлар уртача – 88, хатын-кызлар 92 яшькә кадәр яши икән. Аларның озын гомерле булуының сере куркумада, ди белгечләр. Ник дигәндә, әлеге тәмләткеч яман шеш барлыкка килүне кисәтә. Һәр аш бүлмәсендә булган куркума  инфаркт, инсульттан да саклый. Моның өчен куркумадан файдалы эчемлек ясау да җитә. Бер стакан җылы сөткә 1/4 чәй кашыгы куркума салабыз. Өстен каплап, биш минут төнәтәбез дә 1 чәй кашыгы бал салып эчәбез.

Фото: vestikavkaza.ru


Куркума яман шеш, инфаркт һәм инсульттан саклый” язмасына фикерләр

  1. Гомер безгә Аллаһ тарафыннан бүлеп бирелә һәм ул бер секундка да озыная да,кыскара да алмый.
    Безнең яшисе гомеребез,җыясы ризыгыбыз,бай яки ярлы булачагыбыз Адәм галәйһиссәлам яралтылырга 50 000 ел элек,Ләүхелмәхфүзгә язып куелды.Аллаһының бу ирадәсен(теләген) бернәрсә дә үзгәртә алмый.

Фикер өстәү