Ел азагына кадәр Россиядә бензин бәясе 14 процентка үсәргә мөмкин. Бәйсез ягулык берлегендә шуны фаразлыйлар.
Бензин хакы артуның төп сәбәбе – чит илгә чыгарыла торган ягулык бәясе үсү. Бу экспортка этәргеч биреп, эчке базар белән кызыксынуны киметә. Шул ук вакытта, белгечләр искә төшереп үткәнчә, ел башында бензинга һәм дизель ягулыгына акцизлар 4 процентка арткан.
Ягулык берлеге шулай ук чәчү эшләре башлануга, бензинга ихтыяҗның үсүен фаразлый. Монысы да – бәя артуга сәбәп. Шуңа күрә берлек Хөкүмәткә ягулык бәясе үсүне тоткарлау буенча тиешле чарлар күрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.