Бензин 14 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Ел азагына кадәр Россиядә бензин бәясе 14 процентка үсәргә мөмкин. Бәйсез ягулык берлегендә шуны фаразлыйлар.

Бензин хакы артуның төп сәбәбе – чит илгә чыгарыла торган ягулык бәясе үсү. Бу экспортка этәргеч биреп, эчке базар белән кызыксынуны киметә.  Шул ук вакытта, белгечләр искә төшереп үткәнчә, ел башында бензинга һәм дизель ягулыгына акцизлар 4 процентка арткан.

Ягулык берлеге шулай ук чәчү эшләре башлануга, бензинга ихтыяҗның үсүен фаразлый. Монысы да – бәя артуга сәбәп. Шуңа күрә берлек Хөкүмәткә ягулык бәясе үсүне тоткарлау буенча тиешле чарлар күрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Бензин 14 процентка кыйммәтләнергә мөмкин” язмасына фикерләр

  1. Коран да андый такса юк мулла хазратлар бизнес белан шогелланалар послать их. Надо куда подальше гады

Фикер өстәү