Site icon Ватаным Татарстан

11 яшьлек кызны әнисенең танышы үтергән

Удмуртиянең Сарапул шәһәрендәге бер фатирда 11 яшьлек кызны үтергәннәр. Бу хакта җирле тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кызның мәетен әнисе тапкан. Вәхшинең кем булуы ачыкланган, ул — 27 яшьлек элек хөкем ителгән ир-ат, кызның әнисенең танышы. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Exit mobile version