Йолдызнамә | 5–11 апрель

Кучкар (21.03 – 20.04) Эштә җитәкчегез белән үзара аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Бөтен уңышсызлыкларны сездән генә күрер шикелле ул. Мәлҗерәп төшмичә, гаепнең бөтенләй башкага бәйле булуын аңлатыгыз. Аңлаячак һәм шундук үзегезгә карата мөнәсәбәтен дә 380 градуска үзгәртәчәк!

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ял итәргә генә түгел, иркенләп сулыш алырга да вакыт юк. Эшләр, планнар, әйбәт кенә уңышлар… Акча мәсьәләсендә  саграк: алдарга мөмкиннәр. Вак-төяк кенә булсын – анысы да кәефне кырырга җитеп тора бит. Апрельнең уннарында бик шәп тәкъдим ишетергә әзер торыгыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Суык тидереп алу планнарыгызны бозарга мөмкин. Шуңа күрә, яз кояшына алданып, җиңелчә генә киенеп йөри күрмәгез. Эшкә кагылышлы кечкенә генә бер сәфәр тормышыгызның ямен, тәмен тоебрак яшәргә өйрәтер. Бу үзегезне бәхетлерәк хис итә башлауга да китерер.

Кысла (22.06 – 22.07) Гаиләгездә искиткеч җылылык, рәхәтлек, муллык хөкем сөрер. Шулардан ләззәт алып кына яшәрсез! Тик кыйммәтле зур әйберләргә (бигрәк тә – кредитка) кызыкмагыз. Иң элек акча җыю ягын карагыз. Монысы миннән булмастыр, дип, кул селтәргә ашыкмагыз: кесәгә күбрәк тама башлау сез яратмаган бу эшне бермә-бер җиңеләйтәчәк!

Арыслан (23.07 – 23.08) Юкка-барга да кызып китәрсез шикелле. Әлбәттә, мондый кәеф тирәгездәгеләр белән мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин. Шуңа күрә, тынычланып калу өчен, вакытыгызны күбрәк ялгызлыкта үткәрергә тырышыгыз. Хафаланасы юк: моннан сез бернинди зыян күрмәячәксез. Ул гына да түгел: үзегез өчен бик шәп бер ачыш  та ясаячаксыз!

Кыз (24.08 – 22.09) Гаилә мөнәсәбәтләре алгы планга чыгар. Барыннан да элек, хәлләрне киеренкеләтеп җибәрмәс өчен, юл куярга кирәк булыр. Аның каравы атна искиткеч матур тәмамланыр. Җылы караш, ачык йөз, кесә тулы акча…

Үлчәү (23.09 – 23.10) Көтелмәгән чыгымнарга әзер торыгыз. Зар-интизар килмичә, аларга фәлсәфи күзлектән карагыз. Озакламый язмышыгыз тагын да күбрәк акча эшләү мөмкинлекләре бүләк итәчәк. Эштә бер мәсьәләгә карата үзгә фикерле кеше белән чәкәләшеп алудан гына сак булыгыз: абруегызга зыян салуыгыз бар.

Чаян (24.10 – 22.11) Сезне романтик хисләргә бай атна көтә. Сөеклегез белән мөнәсәбәтләр – моңарчы күрелмәгән югарылыкта! Әйткәләшү-үпкәләшүләр бетәчәк.  Кыскасы, үзегезне чып-чын бәхет диңгезендә йөзгәндәй хис итәчәксез. Ялгызлар игътибар үзәгендә калып, кайнар мәхәббәт кочагына эләгәчәк.

Укчы (23.11 – 21.12) Атнаның беренче яртысында кәефкә сугардай бер вакыйга булып алыр. Шул сәбәпле бер дустыгызның ярдәме таләп ителер. Аның каравы шуннан соң язмышыгыз матурдан-матур сюрпризлар бүләк итеп кенә торыр. Янәшәгездәгеләрнең моңа исе-акылы китәр!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Кемнеңдер тәэсиренә бирелүегез бар. Үзегезне алдарга юл куймагыз берүк! Эштә гайбәт сүзләр, имеш-мимешләр ишетелергә мөмкин – игътибар итмәгез. Дошманыгызны  шундук фаш итү, сөеклегезгә иркә-назны кызганмау, балаларыгыз белән йомшаграк мөгамәләдә булу өчен искиткеч шәп мөмкинлекләр ачылыр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бөтен игътибарыгыз – эштә. Аның каравы матди һәм мораль әҗере шәптән булыр. Атна ахырында юлыгызда очраган бер кеше белән танышып китү үзегез өчен бик файдалы булып чыгар. Ул сезгә табышмак кебек тоелып торган бер мәсьәләнең очын табарга булышыр.

Балык  (20.02 – 20.03) Байтак кына көчегез якыннарыгызга ярдәм итүгә китәр. Әмма сез берничек тә читтә кала алмассыздыр шул.  Ниһаять, язгы табигать белән хозурланып, саф һавада күбрәк йөрү мөмкинлегенә ирешерсез. Балаларыгызның яхшы хәбәрләре күңелегезне тырнап торган уйларны куып


Фикер өстәү